2 октябрь 2016 яңалыклары
-
Кукмара районында юл фаҗигасе (фото)
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 29 сентябрьдә Зур Кукмараның Мәктәп урамында юл фаҗигасе була, "Газель" автомобиле "Беларусь" тракторының арбасына бәрелә. Зыян күрүчеләр юк. Фотолар ЮХИДИдән алынды
-
Илсөя Бәдретдинова тынычландыручы көчне каян таба?
Әбиләр чуагы артистларны да сөендерә. Алар да концерт-гастрольләре, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләреннән аз гына вакытка булса да арынып торып, гөмбә ише көзге сый-нигъмәтләрне җыеп калырга ашыгалар. Менә популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова да үзенең Инстаграмында; «Керим әле урманнарга… Урманнар арасына. Сөйлим әле серләремне, Сандугач баласына»,-дип җырлыйлармы әле… Иии мин әйтәм, бу җырны язган...
-
Берәүләр шашлык кыздырганда сарай белән кибетне яндырган (ФОТО)
Кичә төнге 12 тулып киткәч янгын часте диспетчерына Арча районы Яңа Кенәр авылында янгын чыгуы турында хәбәр килгән, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Һәлакәт урынына Арча янгын сагы гарнизоны янгын сүндерүчеләр килгән. Алар 60 кв.метр мәйданлы бер катлы ташландык сарай һәм...
-
Иманлы кешенең дөньяга карашы
Иманлы кешенең дөньяга карашы түбәндәге төп нәрсәләрдән гыйбарәт: - Галәмнәрнең, кешенең, барлык тере һәм тере булмаган нәрсәләрнең Яратучысы бар һәм Ул - Аллаһы Тәгалә. - Бу дөнья тормышыннан соң яңадан башка тормыш бар, ул - ахирәт тормышы. - Кеше бу дөньядагы тормышында Аллаһ әмер иткән гамәлләрне эшләргә һәм Ул тыйган...
-
Газетаның “Мактау тактасы”нда - спорт ветераны Артур Зәкиев!
Спорт ветераны Артур Зәкиевны районда белмәүчеләр сирәктер. Газетабызның да актив хәбәрчесе ул. Күз тимәсен, энергиясе ташып тора, киләчәккә бик күп планнар, уй-фикерләр корып яши белә. "Хезмәт даны" газетасының беренче битендә районыбызның танылган шәхесләре турында язу өчен "Мактау тактасы"н ачу идеясе дә аныкы. Бик үк өлкән булмаса да, Өлкәннәр көне уңаеннан,...
-
Ник Вуйчич Казанга килә!
19 ноябрь көнне Австралиянең мотивацияләүче ораторы, аяксыз-кулсыз туган меценат, язучы һәм җырчы Ник Вуйчич Казанга килә. Ник башкаланың "Татнефть-Арена" Боз Сараенда чыгыш ясарга җыена. Оештыручылар сүзләренчә, казанлыларны һәм кунакларны гаҗәеп шоу-программа, автограф-сессия, бүләкләр көтә. Шуны да әйтергә кирәк, программа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла. 2015...
-
Иртәгә районыбыз өлкәннәре өчен концерт оештырыла
3 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә Зур Кукмара авылы мәдәният йортында бәйрәм концерты була. Рәхим итегез!
-
Район башлыгы Сергей Димитриев октябрь аеның юбилярларын бәйрәмнәре белән котлый
Октябрь аенда Аман Оштырмадан Хәтирә Сафиуллинага - 100, Кукмарадан Татьяна Терентьева, Починок Сутердан Анастасия Жукова, Иске Юмьядан Ольга Рамазановага - 95, Кукмарадан Минзифа Рәхмәтуллина, Лубяннан Суфия Гатауллиналарга 90 яшь тула. Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый, аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балаларының, оныкларының, якыннарының хөрмәтен тоеп яшәүләрен...
-
Беренчеләр дә олимпиадада катнашты
Күппрофильле лицейда 1-6 сыйныфлар өчен "СОМиК" Бөтенроссия олимпиадасы узды. Олимпиада тиз санау һәм тиз уку буенча иде. Анда районнан 90га якын укучы катнашты, дип хәбәр итә "Наш Кукмор".
-
«Бөтендөнья татар яшьләре форумы» рәисе Тәбрис Яруллиннның кызы туды (ФОТО)
«Бөтендөнья татар яшьләре форумы» форумы рәисе Тәбрис Яруллинның кызы туган. Төнге 2.44 сәгатьтә ул социаль челтәрдәге битендә сөенече белән уртаклашты. Әниләре Тәбриснең улы Ризаетдинга сеңел алып кайткан. "Дуслар!!! Без кызчык-йолдызчыклы булдык! Бер сәгать кулдан төшерә алмыйча интектем, үзе кечкенә, үзе мышнап ята, күзләре яшел, чәче бөдрә һәм озын! Күңлем тагын...
-
Гөлназ Сәфәровага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде (ФОТО)
Казанда "Татар радиосы"ның 15 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Әлеге тантана кысаларында радио хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр дә бирелде. Әйтик, радионың танылган алып баручысы Гөлназ Сәфәровага татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Бу турыда Гөлназ үзенең социаль челтәрдәге битендә болай дип язган: "Тыйнак эшчәнлегемне олы бәяләгән...
-
Түбән Өскебаш авыл җирлегендә семинар узды
Семинарда җирлек башлыклары, район Башкарма комитетының җитәкче составы катнашты. Түбән Өскебаш җирлеге башлыгы Нургаян Мөхәмәтҗанов агымдагы елның 8 аенда башкарылган эшләр белән таныштырды. Бүгенге көндә җирлекләрдә иң төп мәсьәләләрнең берсе булып физик затлардан салым җыю тора. Әлеге юнәлештә эш алып баруның тәртибе белән 10нчы районара салым хезмәте начальнигы урынбасары Әлфия...
-
"Олимп" җитәкчелеге өлкәннәрне бәйрәм белән котлады (фотолар)
-
Район Советында коррупциягә каршы координацион эш буенча комиссиянең утырышы узды (фото)
Утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина, район үзәк дәваханәсенең поликлиника мөдире Р.Димитриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Мансуров, район яшьләр эшләр һәм спорт бүлеге начальнигы А.Галәветдинов, мәдәният идарәсе начальнигы Р.Нуриев, район газетасы мөхәррире Г.Шәрипова, район башлыгы ярдәмчесе Г.Нурмөхәмәтова, район Советының юридик бүлек начальнигы Р.Исрафиловлар чыгыш ясады. Фотолар Кукмара...
-
Вахит клубында зур концерт оештырылды (фотолар)
"Уңыш бәйрәме" уңаеннан куелган концертта авыл үзешчәннәре һәм студентлар катнашты. Ул көнне көзге муллыктан күргәзмә дә әзерләнгән иде. фото "Наш Кукмор"дан