Илсөя Бәдретдинова тынычландыручы көчне каян таба?
Әбиләр чуагы артистларны да сөендерә. Алар да концерт-гастрольләре, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләреннән аз гына вакытка булса да арынып торып, гөмбә ише көзге сый-нигъмәтләрне җыеп калырга ашыгалар. Менә популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова да үзенең Инстаграмында; «Керим әле урманнарга… Урманнар арасына. Сөйлим әле серләремне, Сандугач баласына»,-дип җырлыйлармы әле… Иии мин әйтәм, бу җырны язган...
Әбиләр чуагы артистларны да сөендерә. Алар да концерт-гастрольләре, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләреннән аз гына вакытка булса да арынып торып, гөмбә ише көзге сый-нигъмәтләрне җыеп калырга ашыгалар.
Менә популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова да үзенең Инстаграмында;
«Керим әле урманнарга…
Урманнар арасына.
Сөйлим әле серләремне,
Сандугач баласына»,-дип җырлыйлармы әле… Иии мин әйтәм, бу җырны язган кешегә дә рәхәт булмагандыр инде. Тик торганнан урман уртасында кош белән сөйләшеп йөрерлек булгач…» - дип язып куйган.
«Урманның ниндидер бер тынычландыра торган көче бар. Монысын төгәл әйтә алам,» - дип тә өстәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев