Гөлназ Сәфәровага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде (ФОТО)
Казанда "Татар радиосы"ның 15 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Әлеге тантана кысаларында радио хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр дә бирелде. Әйтик, радионың танылган алып баручысы Гөлназ Сәфәровага татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Бу турыда Гөлназ үзенең социаль челтәрдәге битендә болай дип язган: "Тыйнак эшчәнлегемне олы бәяләгән...
Казанда "Татар радиосы"ның 15 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Әлеге тантана кысаларында радио хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр дә бирелде.
Әйтик, радионың танылган алып баручысы Гөлназ Сәфәровага татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Бу турыда Гөлназ үзенең социаль челтәрдәге битендә болай дип язган: "Тыйнак эшчәнлегемне олы бәяләгән президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, халыкка, таныткан "Татар радиосына", продюсерым Радик Ивановичка, гаиләмә, әти-әниемә, әбиемә, ходаема рәхмәт. Ә иң зур рәхмәтем сезгә, мине яратып кабул итүче халкыма".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев