2 июль 2016 яңалыклары
-
Салават Миңнеханов тамашачыларга ике серен чишкән
Салават Миңнеханов - талантлы җырчы гына түгел, оста режиссер, продюсер, сценарист та. Салават белән Гүзәлемнең клиплары һәрвакыт сыйфатлы һәм оригиналь булуы белән аерылып тора. Ул шулай ук эстраданың башка популяр артистларына да клиплар төшерә. Хәзерге вакытта Салават һәм аның командасы Иркәгә яңа клип төшерү белән мәшгуль. -Иркәнең яңа җырына эчтәлекле...
-
Җир – җитми, булганы да – кирәкми!
Бүгенге көндә Татарстанда 40,8 мең күпбалалы гаиләнең бушлай җир кишәрлеге алырга хокукы бар. Әмма "өлешенә тигән көмешен" бары тик 25 меңенә генә биргәннәр. Республикабызда җир белән иң зур кыенлыклар - Казанда һәм Чаллыда. Әмма җир мулдан өләшенгән районнарда да ишле гаиләләр элеккечә кишәрлекләрне йорт торгызуга файдалана алмый - коммуникацияләр үткәрелмәгән...
-
Рамазан ае ахырына якынлаша – Фәтех Мәккә, фидия, Кадер киче
Изге рамазан ае төгәлләнергә дә санаулы көннәр калып бара. Уразаның соңгы ун көне аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки бу айның ахырында фазыйләтле көннәр бар, ди дин әһелләребез. Рамазанның 21нче көне бөтен ислам дөньясында билгеләп үтелә торган Фәтех Мәккә көне дип атала. Бу көнне Рәсүл әкрам саләлләһү галәйһи вә сәллам үзенең 12...
-
Поселокның Гафиатуллин урамында “Ишегалды бәйрәме” узды (фото)
Узган ел район башлыгы Сергей Димитриев тәкъдиме белән башланып киткән ишегалды бәйрәмнәре быел тагын старт алды. Кичә ул поселокның Гафиатуллин урамында узды. Әлеге урамда яшәүчеләр Сергей Димитриевичка үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Ишегалдына җыелган халык рәхәтләнеп күңел ачты, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт карады. Гөлия Нуриева хәбәре, Эльвира Мөбарәкшина...
-
Ташлы-Елга авылы кызы Гөлназ Сәлламовага райондашларыбызның ярдәме кирәк
Исәнмесез, "Хезмәт даны" газетасы укучылары! Мин сезгә үземнең сәламәтлегем өчен көрәшү теләгемне тормышка ашыруда ярдәм итүегезне үтенеп мөрәҗәгать итәм. Үзеңнең эчке, шәхси борчуларыңны таныш булмаган кешеләр белән уртаклашу һәрчакта да җиңел булмый. Әмма кайчак тормышта килеп чыккан хәлләр ярдәм сорарга мәҗбүр итә. Бу юлларны укыган һәркем мине дөрес аңлар, дигән...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев катнашында киңәшмә узды (фото)
Нурминкә елгасының яр буйлары төзекләндерелә башлау хакында хәбәр иткән идек инде. Бу эшкә районыбызның оешма-предприятиеләре дә җәлеп ителде. Кичә район башлыгы Сергей Димитриев катнашында узган киңәшмәдә дә сүз шул турыда барды. Сергей Димитриевич Атлас Булатов исемендәге паркны, Нурминкә яр буйларын төзекләндерүдә һәр оешманың актив катнашуын, намус белән эшләп, август башына...
-
Район үзәк дәваханәсендә 13 наркоман исәптә тора
Тәмәке тарту, эчкечелек, наркотиклар куллану кебек начар гадәтләрнең ахыры аяныч тәмамлануын белсәләр дә, кызганыч, аларның колына әверелүчеләрнең саны кимеми. Республикада бүгенге көндә 10 меңнән артык наркоман исәпләнсә, район үзәк дәваханәсендә исәптә торучы наркоманнар саны - 13, бер тапкыр наркотик кулланган өчен профилактик исәпкә алынучылар исә - 20. -Дәваханәдә исәпкә куелган...
-
Зират әдәпләре
Һәркемнең вафат булган туганнары, якын кешеләре бар. Бакыйлыкка күчкәннәрнең бу дөньядагы соңгы урыны - ул зират. Үлгәннән соң ахирәттә булачакны искә төшерү, мәрхүмнәребез өчен дога кылу өчен генә түгел, вафат булган туганнарыбызның каберләрен төзекләндерүне, чистартуны ниятләп тә зиратка килә кешеләр. Әмма каберлекләрне зиярат итү кагыйдәләрен күпләр белеп бетерми. Дөрестән дә,...
-
Басылырмы йөрәк ярасы?
1950 елның 25 ноябре. Әткәй безне - биш баласын калдырып, бакыйлыкка күчте. Без бер әнкәйгә бишәү, ач-ялангач, ятим калдык. Миннән зурлар - ике апа, кечеләр - икәү. Әткәй үлгәндә кече сеңел биш айлык булып калды. Яшь балам бар, дип тормады әнкәй - көне буе эштә булды. Ике апа өлкән класста...
-
"Игътибар - балалар!" акциясе нәтиҗәләре
Районда "Игътибар - балалар!" акциясе үтте. Әлеге чорда автомобиленә махсус балалар утыргычы урнаштырмыйча хәрәкәт иткән 25 шоферга, балага иминлек каешы куймаган 20 әти-әнигә беркетмәләр төзелде. Җәяүлеләргә юл бирмәгән 10 автомобиль йөртүче штрафка тартылды. Шулай ук җәяүлеләр юлында тиешле таләпләрне үтәмәгән 18 җәяүле, 10 велосипедчы балага кисәтү карточкалары төзелеп, укый торган...
-
Нормабашта “Балыкчылар ярышы” узачак (программа)
9 июльдә Нормабаш авылы буасында 3нче төбәкара "Балыкчылар ярышы" үткәрелә. Ярышларда катнашучыларны теркәү 14 сәгатьтә башлана. Ярышларда теләгән һәркем катнаша ала. Бер катнашучыга 1 генә кармак белән балык тотарга рөхсәт ителә. Теркәлү номерлары буенча призлар уйнатылачак. Ярышта катнашу өчен взнос күләме - 150 сум, балаларга - 50 сум. Җиңүчеләргә Дипломнар,...