Зират әдәпләре
Һәркемнең вафат булган туганнары, якын кешеләре бар. Бакыйлыкка күчкәннәрнең бу дөньядагы соңгы урыны - ул зират. Үлгәннән соң ахирәттә булачакны искә төшерү, мәрхүмнәребез өчен дога кылу өчен генә түгел, вафат булган туганнарыбызның каберләрен төзекләндерүне, чистартуны ниятләп тә зиратка килә кешеләр. Әмма каберлекләрне зиярат итү кагыйдәләрен күпләр белеп бетерми. Дөрестән дә,...
Һәркемнең вафат булган туганнары, якын кешеләре бар. Бакыйлыкка күчкәннәрнең бу дөньядагы соңгы урыны - ул зират. Үлгәннән соң ахирәттә булачакны искә төшерү, мәрхүмнәребез өчен дога кылу өчен генә түгел, вафат булган туганнарыбызның каберләрен төзекләндерүне, чистартуны ниятләп тә зиратка килә кешеләр. Әмма каберлекләрне зиярат итү кагыйдәләрен күпләр белеп бетерми. Дөрестән дә, зиратта без үзебезне ничек тотарга, нәрсәләрдән сакланырга тиеш?
Ислам дине буенча зиратка бару файдалы, саваплы эшләрдән санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) үзенең бер мөбарәк хәдисендә болай дигән: «Каберләрне зиярәт кылыгыз, чөнки ул сезгә үлемне искәртер». Бу хәдистә зиярәт кылуның төп максаты күрсәтелә. Дөрестән дә, үлем турындагы фикерләр ахирәтне ныграк искә төшереп, дөньялыкка мәхәббәтне киметә.
Зиратка барыр алдыннан тәһарәт алырга киңәш ителә. Кием чиста, пөхтә, хатын-кызларның тәне һәм чәче ябылган булырга тиеш. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәктер: хатын-кызларга күрем күрү вакытында зиратка керү тыела. Башка вакытларда (җеназа йоласынннан тыш) бернинди дә тыю юк. Бу хәдисләр белән раслана.
Зират юлында мәгънәсез сөйләшүләр һәм эшләрдән тыелып, зикер әйтеп (Аллаһны искә алып) барырга кирәк. Килеп җиткәч, капкага керү белән кабер әһелләрен сәламләп, шушы доганы укырга мөмкин: "Әссәләмү гәләйкүм, йә әһлүл-кубүүр. Үә иннәә иңшә Аллаһү бикүм ләәхикун. Нәс-әлүллаһә тәгәәлә ләнәә үә ләкүмүл гәәфийәһ". Гарәпчәсе истә булмаса, татар телендәге тәрҗемәсен әйтеп сәлам бирергә була: "Әссәләмү гәләйкүм, йә каберләр әһелләре! Без дә кайчан да булса сезгә кушылачакбыз... Сезнең өчен дә, үзебез өчен дә Аллаһтан гафу ителүне сорыйбыз".
Зират эчендә йөргәндә сак булып, каберләрне таптамаска кирәк. Ике яисә берничә кеше бергә килгәндә, зиратта шаярмаска һәм көлмәскә. Туганыгыз кабере янында шул кабер әһеленең гөнаһлары гафу ителүен, кылган изгелекләре, гыйбадәтләре кабул ителүен сорап дога кылырга кирәк.
Зират әдәпләре мәсьәләсендә ислам динендә кабул ителгән кагыйдәләрне бозмау сорала. Әйтик, кабергә (чардуганга) ясалма чәчәкләр кую, фотосурәт төшерелгән кабер ташы урнаштыру - ислам шәригатенә туры килми торган нәрсәләр. Әмма кайберәүләр бу хөкемне санга сукмый һәм шул гамәлләре белән үзләренә дә, мәеткә дә зыян китерә. Икенче мәсьәлә - хорафатларга ышану. Кайберәүләр "зиратка кергән нәрсәне кире алып кайтырга ярамый" дип яртылаш кына тотылган буяу банкаларын, яхшы пумалаларны, хәтта көрәкләрне зират эчендә калдырып китәләр.
Инде озак еллар дәвамында Кукмара Үзәк мәчете янындагы татар зиратын караучы вазыйфасын Мулланур абый Сафин башкара. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә чүп мәсьәләсе зиратыбызда булган төп проблемаларның берсе.
-Каберләр арасында нәрсә генә калдырып китмиләр, - ди Мулланур абый. - Йолгынган үлән, сындырылган агач ботаклыры, эш перчаткалары, банкалар, капчыклар һәм башка әйберләр. Аларны кем җыештырып алып куярга тиештер? Көз-кыш җирләнгән кешеләрнең кайбер каберләре язга чыккач иңә. Шуларны килеп төзәтеп куючы булмый. Туганнарның каберләрен онытмасалар иде, - дип, фкерләре белән уртаклашты зират хезмәткәре.
Безнең халыкта элек-электән "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел", дигән мәкаль яшәп килә. Чыннан да, вафат булучыларның каберләрен онытмау, аларны тәртиптә тоту - безнең уртак бурычыбыз.
Ришат Курамшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев