1 декабрь 2017 яңалыклары
-
Район башлыгы Сергей Димитриев декабрь аеның юбилярларын бәйрәмнәре белән котлый
Декабрь аенда Нормабаштан Зәйтүнә Мөгыйновага - 95, Олыяздан Сабира Гарифуллинага, Туембаштан Әминә Вәлиевага, Байлангардан Миннетаһирә Шәфигуллинага, Янилдән Зәйтүнә Ибраһимовага, Өлгедән Гөлсылу Шәрәфиевага, Иске Кенә-Юмьядан Мария Михайловаларга - 90 яшь тула.
-
Мәүлид ае мөбарәк булсын!
Ислам динендә билгеләп үтелә торган бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгалар арасында мөселманнар өчен Мәүлид ән-Нәби, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) туган көне сөенечле һәм файдалы бер чара булып санала. Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм тууына ихлас күңелдән шатлануны белдереп, мөэмин-мөселманнар ул туган Рабигуль-әүвәл ае дәвамында Мәүлид мәҗлесләре, махсус вәгазь кичәләре үткәрә, вакытларын...
-
Кукмара мөхтәсибәте өчен намаз вакыты
-
Баласына бакчада урын булмаган гаиләләргә өстәмә федераль ярдәм сорала
Бу хакта бүген Казанда Россия Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет утырышында Т.Ларионова белдерде.
-
Фото: Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Манзарас урта мәктәбендә бәйрәм үткәрелде
Актив спортчыларга, беренчел инвалидлар оешмасы җитәкчеләренә Мактау грамоталары тапшырылды
-
Фото: Чишмәбаш мәктәбендә кунакта - педагоглар династиясе вәкилләре
Укучыларга тәрбия, белем бирү, туган ягы, искиткеч гади һәм шул вакытта атаклы кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан, мәктәптә педагоглар династиясе вәкилләре белән очрашу үткәрдек.
-
Һәр җомгада бүләк өләшәбез!
"Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасы редакциясе үзенең укучылары арасында төрле акцияләр уздыра. Декабрьдә һәр атнаның җомгасында "Язылучылар көне" оештырырга булдык. Ул көнне редакциягә килеп газетага язылучыларның һәммәсенә дә бүләкләр бирелә.
-
Вахит авылыннан Нияз Кәримуллин “Милли Хәзинә” фестивалендә призлы урынга лаек булды
Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Милли хәзинә" конкурс-фестиваленең гала-концерты узды. Вахит авылы егете, Казан дәүләт мәдәният институты студенты Нияз Кәримуллин әлеге фестивальдә уңышлы чыгыш ясап, "Вокал-хор башкаручанлык - Соло" номинациясендә 3нче дәрәҗә лауреат булды.
-
Сөткә бәяләр ник артмый?
Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, октябрь аенда күрше Саба районында шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнең һәр литры өчен - 18,5, Теләчедә - 19, Балтачта - 21,06, Арчада 19,5-21, Әтнәдә 20 сумнан исәп-хисап ясалган.