Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фото: Чишмәбаш мәктәбендә кунакта - педагоглар династиясе вәкилләре

Укучыларга тәрбия, белем бирү, туган ягы, искиткеч гади һәм шул вакытта атаклы кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан, мәктәптә педагоглар династиясе вәкилләре белән очрашу үткәрдек.

Чишмәбаш авылының мәгърифәтче Нуриәхмәтовлар нәселеннән - 35 еллык педагогик стажы булган, Зур Сәрдек мәктәптәбендә 18 ел директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгән, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнгән хезмәт ветераны -Заһит Шәмсетдинов һәм аның тормыш иптәше - 30 еллык педагогик стажы булган Фәридә ханымны кунакка чакырдык. Заһит абый - күпкырлы шәхес. Укытучылык эшеннән тыш, ул бик күп архивларда казынып, Чишмәбаш авылы тарихын язган кеше. "Чишмәбашым - гомер юлдашым" дип исемләнгәнгән китап авторы балаларга авыл тарихы, атаклы кешеләре, тарихи урыннар турында сөйләде, истәлекле альбомнар белән таныштырды. Кызыксынучан, күп белүче, шул ук вакытта шаян, җор телле Заһит абый һәм киң күңелле, ачык йөзле Фәридә апа белән очрашу укучылар күңелендә тирән эз калдырды.

Суфия ШӘФИГУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев