Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөткә бәяләр ник артмый?

Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, октябрь аенда күрше Саба районында шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнең һәр литры өчен - 18,5, Теләчедә - 19, Балтачта - 21,06, Арчада 19,5-21, Әтнәдә 20 сумнан исәп-хисап ясалган.

Ә узган елгы күрсәткечләргә күз салсак, көзге айларда сөткә бәяләрнең чагыштырмача күтәрелүе күзәтелгән: октябрьдә сөтнең литрына район буенча уртача 20 сумнан түләнгән. Сөт комбинатлары продукцияне ничә сумнан кабул итеп ала - сөт җыючылар да шәхси хуҗалыкларга түләгән бәяне шуннан чыгып көйли, ягъни шул суммадан транспорт, ягулык, хезмәт хакы һәм башка чыгымнарны чигерә. Октябрьдә күмәк хуҗалыклар сөтне уртача 21-22 сумнан тапшырганнар. Бәяләр узган ел белән чагыштырганда нигә түбәнрәк соң? "Агровестник" газетасы моны илдә игътисадый хәлнең катлаулануы нәтиҗәсендә халыкның сатып алу мөмкинлеге кимү белән аңлата. 1990 елда бер кеше елына 387 литр сөт продуктлары кулланса, 2015 елда бу күрсәткеч 239, ә узган ел 233 литрга калган. Бу хәл сөткә сорауның азаюына китерә. Нәтиҗәдә, Россиядә, озак еллар дәвамында беренче тапкыр буларак, җитештерелгән сөт күләменең аңа булган ихтыяҗдан артып китүе - профицитның 4-5 процентка җитүе мөмкин. Быелның беренче яртысында гына да илдә коры һәм куе сөт запаслары 43, ә сыр һәм сыр продукциясе запаслары 14 процентка арткан. Шуңа сөт эшкәртүче заводлар чимал алуны киметү ягын карыйлар. Республикада иң эре холдинг булып саналган "Просто молоко"ның егәрлеге дә 45 процентка гына файдаланыла икән.

Сөт комбинатлары җитештерүчеләрдән продукцияне арзанга сатып алсалар да, кулланучыларга ул 3-4 тапкыр кыйммәтрәк булып барып җитә. Эшкәртүчеләр бәя артуны ярдәмче һәм төрү материаллары хакының күтәрелүе белән бәйләп күрсәтәләр. Сәүдә челтәрләре, үз чиратында, 15 процент бәя өсти. Шул рәвешле, шәхси хуҗалыклардан 18 сумга җыелган сөтнең бер литры кибеттә 45 сумнан сатыла. Бу сатып алучыларның кесәсенә суга, җитештерүчеләр дә зыян күрә: тапшырылган сөттән алынган акча табыш алу түгел, хәтта чыгымнарны да капламаска мөмкин бит.

Ләкин сөт базарында хәл гел үзгәреп тора, бүген ул сөт җитештерүчеләргә, аны эшкәртүчеләргә проблемалар тудырса, иртәгә аның авыл хуҗалыгы өчен уңайлы юнәлеш алуы ихтимал. Шуңа бүгенге бәяләрне сәбәп итеп, терлекләрне киметү дөрес булмас иде. Сөткә бәяләр арткан очракта мул продукцияле сыерны тиз генә үстерә алырсыңмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев