1 декабрь 2016 яңалыклары
-
Радик Юльякшин: «Җырларым хит булмаса, аптырар идем» (ФОТО)
28-29 ноябрьдә ике көн рәттән яшьләрнең дә, картларның да яраткан җырчысы Радик Юльякшин Казанда концерт куйды. Беренче көнне ул зур мәҗлес табыны корып, барлык дусларын җыйды. Әлеге кичәдә татар эстрадасының 60лап «йолдыз»ы катнашты. Алар янына Intertat.ru хәбәрчесе дә чакырулы иде. Өстәл янында йөгереп йөреп, «Табында бу бармы? Тегесе куелганмы?» дип...
-
Зөлфәт Зиннуров этләренә хуҗа эзли (ФОТО)
Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуров 5 эт баласына хуҗа эзли. "Кечкенәдән әдәп кагыйдәләрен өйрәтеп киләм, михербанлык, тугърылык буенча имтиханнарны 5легә тапшырдылар", дип язып куйган Зөлфәт үзенең Инстаграм битендә. http://tuylar.ru
-
“Урал” хуҗалыгында 2017 елгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте (фото)
Семинар-киңәшмәдә күрше-тирә алты районнан килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация бүлеге консультантлары, баш инженерлар, Гостехнадзор инспекторлары, сервис хезмәткәрләре, рәсми дилерлар һәм башкалар катнашты. Киңәшмәдә сүз районнарның техника белән тәэмин ителеше, машина-трактор ремонтлау цехларында эш барышы турында барды. Татарстан Республикасы авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының механизация буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, республиканың...
-
Үсеп җиткәч бала китә икән
Зур Сәрдек мәдәният йортында Әниләргә багышлап, "Үсеп җиткәч бала китә икән" дигән бәйрәм кичәсе уздырылды. Бишек җырлары, солдат озату мизгелләре, солдат хатлары уку, кайткан солдатлар белән күрешү минутлары берәүне дә битараф калдырмады, дип хәбәр итте Рәмзия Хөсәенова.
-
«Йөри алмавыма кызлар әллә ни игътибар итми...»
Илнур Азизовны тормыш тарафыннан кыерсытылган дип һич кенә дә әйтеп булмый. Аңа карыйсың да - шаккатасың. Шулкадәр тормыш сөючән, һәрчак көләч йөзле, аралашучан кеше сау-сәламәтләр арасында да сирәк очрый. Гомерендә үз аякларына басып йөрүнең ни икәнен тоюдан мәхрүм егет тулы канлы тормыш белән яши белә. Илнурга тугач ук ДЦП диагнозы...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны юбилейлары белән котлый
1 декабрьдә Кукмарадан Филинов Иван Даниловичка, 15 декабрьдә Ныртыдан Шәрипова Мәкгүзә Закир кызына, 20 декабрьдә Кукмарадан Дәүләтов Касыйм Дәүләт улына, 25 декабрьдә Кукмарадан Хәмәтдинова Гыйльмбикә Хәмәтдин кызына - 90, 21 декабрьдә Ядегәрдән Никитина Екатерина Александровнага 95 яшь тула. Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый, аларга күңел...
-
Кукмараның шаян һәм тапкыр яшьләре Югары Чура клубына җыелды (фото)
Биредә алты команда катнашында КВН узды. Анда Туембаш, Күкшел, Мәмәшир, Олыяз, Югары Чура, Ядегәр командалары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча ярымфиналга Югары Чура командасы чыкты, дип яза "Наш Кукмор".
-
РДКда узган кичәгә килүчеләр намазлык һәм шәмаилләр күргәзмәсе белән танышты (фото)
Район Мәдәният йортында Мәүлид бәйрәмен каршылау кичәсе узу хакында хәбәр иткән идек инде. Чарага Казан шәһәреннән дә кунаклар килде. Шул уңайдан, Кукмара музее хезмәткәрләре тарафыннан намазлык һәм шәмаилләр күргәзмәсе оештырылды. Анда Төркиядә яшәп иҗат итүче якташыбыз Исмәгыйлев Мәхмүтнең һәм Кукмара бистәсендә яшәп, бисер белән чигеп шәмаилләр иҗат итүче Шәфикова Гөлнурның...
-
Иртәгә Кукмарага Иордания дәүләтеннән зур кунак килә
2 декабрь көнне районыбызга мәртәбәле кунак Пәйгамбәребез нәселеннән, Иордания дәүләте Амман шәһәренең Халыкара Ислам университеты профессоры Габдер-Раззак Габдер-Рахман Әсгад Әс-Сагъди килә. (Гарәпчә генә сөйләшә, ләкин тәрҗемәчесе бар.) 12.00 - Нур-Баян урамы "Хәйрия" мәчетендә җомга намазын үткәрә 15.00 - Аш-Буҗи авылында ахшамнан соң халык белән очраша. 18.00 - Үзәк мәчеттә вәгазь....
-
Интернат-мәктәптә 11 бала янып үлгән (ФОТО)
Төркиянең көньягындагы Адана шәһәренең өч катлы интернат-мәктәбендә белем алучы 34 баланың унбере һәм комендант янгында һәлак булган. Бу хакта Reuters хәбәр итә. Янгында 22 кеше зыян күргән. Агач корылманы янгын тиз ялмап алган. Янгын баскычына чыгу юлы бикле булганлыктан балалар тәрәзәдән сикергән. Янгын белән көрәш өч сәгать барган. Беренчел мәгълүматлар...
-
Мәүлид ае мөбарәк булсын!
Һиҗри календаре буенча 1 декабрьдән Рабигуль - әүвәл ае башлана. Шушы айның 12сендә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) дөньяга килгән. Моңа ихлас күңелдән шатлануны белдереп, бөтен дөнья мөселманнары әлеге айны Аллаһ рәсүленең (с.г.в.с.) тормышына багышланган вәгазьләр тыңлауга, Коръәнне күбрәк укуга, догалар кылуга, күркәм Мәүлид мәҗлесләрен үткәрүгә багышлый. Бар галәмгә Аллаһның рәхмәте булып...
-
Зур Сәрдек гимназиясендә "Ак калфак" оешмасы эшли башлады (фотолар)
Зур Сәрдек гимназиясендә укытучы Ләйсән Галиева җитәкчелегендә, бишенче сыйныф кызларыннан торган "Ак калфак" оешмасы барлыкка килде, дип хәбәр итте Рәмзия Хөсәенова.
-
Якташыбыз, 69 яшьлек Ренат Ибраһимов гаиләсе балалары Асылбикә, Гаишәбикә һәм Атиллага иптәшкә тагын бер бәби алып кайтырга җыена
Ренат Ибраһимов - татар эстрадасының асыл ташы ул. Зирәк акыллы, мөлаем харизмалы һәм бай репертуарлы җырчы. Миллионлаган хатын-кызның кумиры да. Ә ул хатын-кызлар татар һәм урыс милләтеннән генә түгел. Җырчының исеме чит илдә дә яхшы таныш. Ренат әфәнденең 69 яшендә дә энергиясе ташып тора, тавышы әле дә көчле, ә киләчәккә...
-
Коточкыч янгыннан 171 баш терлекне коткарганнар
Татарстанның Лаеш районында "Йолдыз" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең сыер абзарында янгын чыккан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Пәрәү авылында урнашкан бер катлы 1400 квадрат метр мәйданны биләгән сыер абзары яна башлаган. Янгыннан сыерлар, бозаулар, үгезләр - барлыгы 171 мал коткарылган. Янгын мәйданы...
-
“Кыш бабайдан биш бүләк” акциясе башлана
Сабый чактан ук Яңа елны могҗизалар алып килүче буларак күзаллыйбыз. Әнә, өч атка җигелгән тарантаста зур гәүдәле, ап-ак сакаллы Кыш бабай, бураннар туздырып, бәс сарган урман эченнән килеп чыга да, тылсымлы таягы белән селтәнеп җибәрүгә бар дөнья сихри матурлыкка чума. Ә аркасына аскан капчыгында ниләр генә юк аның... Ә бүләкләре...