“Урал” хуҗалыгында 2017 елгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте (фото)
Семинар-киңәшмәдә күрше-тирә алты районнан килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация бүлеге консультантлары, баш инженерлар, Гостехнадзор инспекторлары, сервис хезмәткәрләре, рәсми дилерлар һәм башкалар катнашты. Киңәшмәдә сүз районнарның техника белән тәэмин ителеше, машина-трактор ремонтлау цехларында эш барышы турында барды. Татарстан Республикасы авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының механизация буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, республиканың...
Семинар-киңәшмәдә күрше-тирә алты районнан килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация бүлеге консультантлары, баш инженерлар, Гостехнадзор инспекторлары, сервис хезмәткәрләре, рәсми дилерлар һәм башкалар катнашты. Киңәшмәдә сүз районнарның техника белән тәэмин ителеше, машина-трактор ремонтлау цехларында эш барышы турында барды. Татарстан Республикасы авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының механизация буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, республиканың техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдиновларның чыгышлары тыңланды. Чарада катнашучылар "Урал" хуҗалыгының машина-трактор паркында булдылар, ремонтлау участокларын карап, техникаларны эшкә әзерләү тәҗрибәсе белән таныштылар.
Ризилә Корбанова хәбәре һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев