Интернат-мәктәптә 11 бала янып үлгән (ФОТО)
Төркиянең көньягындагы Адана шәһәренең өч катлы интернат-мәктәбендә белем алучы 34 баланың унбере һәм комендант янгында һәлак булган. Бу хакта Reuters хәбәр итә. Янгында 22 кеше зыян күргән. Агач корылманы янгын тиз ялмап алган. Янгын баскычына чыгу юлы бикле булганлыктан балалар тәрәзәдән сикергән. Янгын белән көрәш өч сәгать барган. Беренчел мәгълүматлар...
Төркиянең көньягындагы Адана шәһәренең өч катлы интернат-мәктәбендә белем алучы 34 баланың унбере һәм комендант янгында һәлак булган. Бу хакта Reuters хәбәр итә. Янгында 22 кеше зыян күргән. Агач корылманы янгын тиз ялмап алган.
Янгын баскычына чыгу юлы бикле булганлыктан балалар тәрәзәдән сикергән. Янгын белән көрәш өч сәгать барган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәпчесе - электр чыбыкларының төзек булмавы һәм ул кыска ялганышка китергән. Төркия полициясе янгынга бәйле рәвештә алты кешене тоткарлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев