Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәетләр

Машина бәете

Әлеге бәетне Кукмарада яшәүче Раузалия Гыйльметдинова алып килде. Аны мәрхүм ире Илдус машинасы янгач язган булган. Ике мең дә җидедә Беренче көз аенда, Чыгып киттем акча тотып, Тимер арба алырга. Менеп җиттем базарга, Монда бик күп машина. "Мине ал", дип карап тора Көмешсыман машна. Алдым аны, и сөендем, Утырдым руль...

Әлеге бәетне Кукмарада яшәүче Раузалия Гыйльметдинова алып килде. Аны мәрхүм ире Илдус машинасы янгач язган булган.

Ике мең дә җидедә

Беренче көз аенда,

Чыгып киттем акча тотып,

Тимер арба алырга.

Менеп җиттем базарга,

Монда бик күп машина.

"Мине ал", дип карап тора

Көмешсыман машна.

Алдым аны, и сөендем,

Утырдым руль артына.

Шул арада кайтып җиттем,

Туып-үскән йортыма.

Әти-әни кочып алды,

Күзләре яшьле иде.

Телсез калган кеше кебек

Сүзләре чыкмый иде.

Менә киттем кузгалып,

Өйгә таба юл алып.

Минем арттан карап калды

Әти-әни елмаеп.

Изге юллар сиңа, улым,

Бездән теләк сиңа шул.

Узган чакта безгә туктап

Хәлне белеп китә күр.

Ашарга акча булыр, дип

Кердем такса эшенә.

48 номер белән

Күчтем заказ эшенә.

Шулай итеп сизми калдым

Ике елның узганын.

Машинамның соңгы көне,

Соңгы заказ булганын.

Кичке алтылар тирәсе

Шалтырады телефон.

Без кайтабыз, каршы ал, дип

Әйтте миңа ир кеше.

200 сум акча диеп

Чыгып киттем поездга.

Исәнлек-саулык теләп миңа

Озатып калды хатын да.

Салкын Чишмә авылына

Кузгалдым кичке юлга.

Исән-имин, кешеләрем белән

Кайтып җиттек авылга.

Рәхмәт әйтеп, акча алып,

Кузгалдым кире якка.

Бераз баргач күзем төште

Кызарган ут яктысына.

Кинәт кенә туктадым да,

Ачтым капот калаен.

"Минус" чыбыгын өзеп,

Карап торам акаеп.

Кабинаны ачкан идем,

Ялкын чыга тишектән.

Машинама ут капканын

Аңлаыдм шул минуттан.

Сугып карыйм, өреп карыйм,

Парашок сибеп карыйм.

Панель йолкыйм, көчем җитми.

Я, нишлим соң, Ходаем?!

Булышыгыз, дип кычкырам,

Ишетүче юк мине.

Үзем чабам, үзем елыйм,

Күккә карап акырам.

Ике яклап кара урман,

Дөм караңгы, беркем юк.

Ник соң ичмасам мин әйтәм\

Янымда кеше дә юк.

Ярты сәгать дигәндә

Янып бетте машинам.

Карап торам аңгыраеп,

Йөрәк ышанмый һаман.

Рәхмәт сиңа, машинам,

Ике ел хезмәт иттең.

Юлларда ватылмыйча,

Исән-сау мине йөрттең.

Инде менә синсез хәзер

Үзем нишләргә белмим.

Көн караңгы, төн караңгы

Яктылык сүнде кебек.

Илдус ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ, Кукмара.

21.10.2009

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk