Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иң күп укылган

Күкшел авылында Бөек Ватан, Әфган һәм Чечен сугышында катнашкан якташларыбыз хөрмәтенә һәйкәл-стела ачылды

Һәйкәл-стела “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасының ярдәмендә торгызылган.

Күкшел авылында Бөек Ватан, Әфган һәм Чечен сугышында катнашкан якташларыбыз хөрмәтенә һәйкәл-стела ачылды. Анда 400дән артык якташыбызның исемнәре кертелгән.


Күкшел авыл җирлеге башлыгы Раяз Хәмидуллинның сүзләренә караганда, һәйкәл-стела “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасының ярдәмендә торгызылган.
- Без федераль грант отканнан соң, Күкшел авылында һәйкәл-стела ясарга дип уйладык, чөнки элеккегесе искергән иде. Ә һәйкәлләр тарихыбызны саклап калу өчен бик кирәк. Моның өчен иркен, уңайлы урын сайладык. Элек бу чүп баскан, ташландык җир иде. Җыештырылып, тәртипкә китерелгәннән соң, нинди матур урын барлыкка килде. Һәйкәлнең тирә-ягын койма белән әйләндереп алдык, дәүләт программалары эшләсә, төзекләндерүне алга таба да дәвам итәргә җыенабыз. Авылдашларны да җирлегебезне матурлау, тагын да ямьләндерү өстендә эшләргә чакырам, булышырга теләүчеләрне без сөенеп кабул итәбез, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk