Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Урал» хуҗалыгы игенчеләре чәчүгә старт бирелгәнне көтә

Хуҗалыкның 4495 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 125 гектары парга калдырылган, бөртеклеләрне исә – 2000 гектарда, ә азык культураларын 2100 гектарда игәргә уйлыйлар.

«Урал» хуҗалыгы игенчеләре әзерлек сызыгына баскан, бары тик старт бирелгәнне генә көтә. Хуҗалык җитәкчесе Газинур Хәбибрахмановның сүзләренә караганда, кыр эшләрендә катнашасы барлык техникалар да  тиешенчә ремонтланган, каралган. Быел яңа чәчү комплексы, бер үзйөрешле сиптергеч, ферма тирәсендә эшләү өчен ике МТЗ, чылбырлы трактор, төягеч һәм сыер савучыларны йөртергә дип,  автобус сатып алганнар.

«Ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар җитәрлек күләмдә тупланды. Тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, аны бер гектарга 100 килограмм исәбеннән кертергә планлаштырабыз. Монда әле яфрактан тукландыру исәпләнмәгән. Уҗымнар кышны яхшы гына чыкты, тик шулай да суыклар бодай, арпаларны бераз саргайтты. Бәлки алар соңрак уянып, тернәкләнеп китәр, дип өметләнәбез», - диде җитәкче.

Хуҗалыкның 4495 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 125 гектары парга калдырылган. Бөртеклеләрне исә – 2000 гектарда, ә азык культураларын 2100 гектарда игәргә уйлыйлар.

«Чәчүлек материалның күп өлеше яңартылды. Орлыкларны читтән дә сатып алдык, үзебез дә җитештердек. Тәҗрибә максатында быел беренче мәртәбә чәчелә торган сортлар да булдырдык, алар үзләрен ничек күрсәтер, киләчәктә шуңа игътибар итәчәкбез. Орлыкларның барысы да көздән эшкәртелеп, кондициягә китерелде, лаборатор тикшерүләр үткәрелде. Тик шулай да без чәчкәндә аларның яңадан бер кат тузанын алабыз. Кызу эш вакытында тоткарлыклар булмасынга, бөртеклеләрнең бер өлешен, алдан агулап, складка урнаштырабыз. Моның өчен дүрт агрегатыбыз бар. Шуның берсе яңа, аны тәүге тапкыр үткән ел файдаландык», - диде хуҗалыкның агрономы Рамил Хәбибрахманов.

Амбар алдында ашлык агулауда төп дүрт кеше хезмәт куя. Эшчеләр барысы да махсус саклану чаралары: комбинезон, респиратор, күзлек һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Алар чәчүлек материалны әзерләп, үзләре машиналарга төяп җибәрә.

Әлбәттә, бүгенге көндә чәчү кампаниясе - көн үзәгендәге мәшәкатьләрнең берсе. Тик аңа карап кына терлекчелек тармагын да аксатырга ярамый, ди белгечләр. Ураллылар «Рассвет» ягы белән бергә көндәлек тулаем 73 тоннадан артык сөт савалар. Бер сыердан уртача тәүлеклек савым 30 килограммны тәшкил итә. Терлекләрне ашатуга зур игътибар бирәләр, азык запасы җитәрлек, былтыр әзерләгәннәре дә калды, диделәр. Шулай ук төзелешләр дә алып баралар. «Урал»да склад җиткергәннәр, «Рассвет» ягында мегаферма салына башлаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk