"Тукай" агрофирмасында үткән киңәшмәдә район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты. Семинар-киңәшмә урып-җыюга хәзерлек мәсьәләләренә багышланган иде.
Семинарда катнашучылар тукайлыларның техник базасы, урып-җыю эшләренә хәзерлекләре белән таныштылар, Ташлы-Елга авылындагы терлекчелек комплексында булдылар. Киңәшмәнең пленар өлешендә эшкә нәтиҗә ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде.

































Нет комментариев