Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанның дүрт районында машина-трактор паркы язгы чәчүгә әзер түгел

Апас, Югары Ослан, Мамадыш, Кукмара районнары язгы чәчү кампаниясенә техникаларны әзерләп бетермәгән.

Татарстанның дүрт районында машина-трактор паркы язгы чәчүгә техникаларын әзерләп бетермәгән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.

“Язгы кыр эшләрендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор һәм 600 чәчү комплекслары катнашачак”, – диде урынбасар.

Шул ук вакытта машина-трактор паркының әзерлеге һәм чәчү агрегатларының төзеклеге буенча тәнкыйтькә эләккән районнар да бар.

“Актаныш, Зәй, Сарман, Тукай районнары техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча үрнәк районнар булып тора. Ә менә Апас районында бүгенге көндә 200дән артык трактор чәчүгә әзер түгел. Югары Ослан районында шулай ук 90 берәмлек техниканы көйләп бетерәсе бар. Мамадышта 70тән артык, Кукмарада 63 данә техника эштә түгел”, – диде Илдус Габдрахманов.

“Татар-информ”, Чулпан Шакирова

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk