Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сөт җитештерү буенча Кукмара районы - алдынгы урында

Кукмара районында 240 тонна сөт савылган.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 5 апрельгә булган мәгълүматлары буенча, Татарстанның Кукмара районында 240 тонна сөт савылган (112%). Икенче урында – Балтач районы - 209,5 тонна сөт (109%), өченчедә Әтнә районы - 198,3 тонна (103%). Республика буенча бүген 3499,6 тонна сөт савып алынган.

Кукмара районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илһам Ганиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, Кукмарада иң күп сөтне “Урал” һәм “Вахит” авыл хуҗалыгы кооперативларында савалар. “Урал”да – 2 650, “Вахит”та – 2 435 баш сыер исәпләнә. Көн саен алардан 64-70 тонна сөт савып алына. Җәй айларында бу күрсәткеч югарырак була . “Сөт җитештерү күләмен арттыру сыерларны дөрес һәм яхшы тукландыруга, тәрбияләүгә бәйле”, - дип билгеләп узды ул.

Республикада сөт җитештерү буенча артта калган районнар исемлегендә Бөгелмә, Чирмешән, Баулы, Чистай, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Кама Тамагы, Менделеевск бар.

Министрлык мәгълүматлары буенча, республикада бүген 3499,6 тонна сөт савып алына. Узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 104 процентны тәшкил итә. Татарстанда бер сыердан көненә уртача 14,6 кг сөт савып алына.

“Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова

Фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk