«Рассвет» хуҗалыгы механизаторы Юрий Павлов: Техникада балачактан эшлим
Райондашыбызның хезмәт стажы 47 елга җыела.
Һәр авылның үз батырлары, фидакарь хезмәт ияләре була. Иске Кенә-Юмья авылында да шундый хезмәт кешесе — «Рассвет» хуҗалыгының тәҗрибәле механизаторы Юрий Павлов яши. Аның хезмәт стажы 47 елга җыела. «Техникада кайчаннан бирле эшлисез?» — дип сорагач, ул елмаеп: «Балачактан», — дип җавап бирде.
Юрий Васильевич мәктәптә алты-җиденче сыйныфта укыганда ук колхоз эшенә тартыла. Әтисе урак вакытында комбайнда эшли, улын да ярдәмчесе итеп үз янына ала. «Әти бик тырыш, төгәл, кырыс кеше булды. Әмма барыбер рульне миңа да бирә иде, шулай итеп эшкә өйрәндем», — дип искә ала ул. Шул елларда ук малай техниканы, мотор тавышын үз итә. Печән һәм салам ташыганда йөк төяүче дә булып йөри.
Мәктәпне тәмамлагач, Юрий Васильевич Янилдәге һөнәр училищесында укый. Аннары Рязань өлкәсенә армия хезмәтенә чакырыла. Хәрби бурычын авиация частендә шофер буларак үтә. Туган якларына кайткач, «Рассвет» хуҗалыгында механизатор булып эшли башлый. Шул вакыттан бирле аның гомер юлы — техника белән аерылмас бәйләнештә. Бу — механизаторның өченче тимер аты икән. Иң беренче ЮМЗ тракторын иярли һәм шул техникада ул 29 ел буе эшли.
— Элек запас частьлар юк иде бит. Шуңа күрә үзебезгә тимерче дә, эретеп ябыштыручы да, электрик та булырга туры килде, — дип сөйли ул.
Алга таба аңа МТЗ тракторы бирәләр. Шушы тракторда ул унбер ел эшләп, лаеклы ялга чыга. Әмма аннан соң да хезмәттән аерылмый: хуҗалык тәҗрибәле механизаторга яңа йөк төягеч тракторны ышанып тапшыра. Без килгәндә, Юрий Васильевичның нәкъ шул тимер аты белән машинага силос төягән чагы иде.
— Бу техникада әле бер генә ел эшлим, — ди ул, елмаеп. — Яңа трактор бик уңайлы, идарә итүе җиңел. Пенсиядә булсам да, эшлисем килә әле. Сәламәтлек кенә сынатмасын иде.
Юрий Павлов тормыш иптәше һәм әнисе белән бергә гомер итә. Алар ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Балаларының һәрберсе инде үз гаиләләрен корган. Бүген өлкәннәр тугыз онык сөя, сабыйлар — тормышларының иң зур бәхете. Улы Дмитрий да әтисе юлыннан киткән — ул да шул ук хуҗалыкта МТЗ тракторында эшли.
Гаилә шәхси хуҗалыкта да тормышны җигелеп тарта: сыер, үгезләр, кош-корт асрыйлар.
— Терлексез буламени, авыл җирендә яшибез бит. Иртәнге сәгать биштә торабыз. Эшкә киткәнче, малларның асларын җыештырып, ашарларына салабыз. Төш турысында, кичен тагын шул ук тәртип. Авыр түгел, гадәткә кергән инде, — диде хуҗа кеше.
Механизаторның хезмәт көне иртәнге сәгать җидедә башлана, кичке дүртләрдә тәмамлана. Әмма кайчак эш өстәлеп китә, андый чакта бераз соңрак кайтасы була. Пенсиядә булса да, зарланмый, хезмәтен яратып башкара.
Юрий Васильевич хуҗалык җитәкчелегенә дә рәхмәтле: «Хезмәт хаклары вакытында бирелә, пай җирләре, хезмәт көннәре өчен печән, салам, ашлык өләшәләр. Элек болар юк иде бит. Хәзер эшләгән кешегә хөрмәт бар», — ди ул.
Юрий Павлов — үзенең тырышлыгы, тәртибе, тыныч холкы белән яшь буынга да үрнәк булып тора. Мондый кешеләр — авылның чын байлыгы.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев