Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмараның рекордчы сыеры 2 миллион сумга якын керем китергән

Сандугач кушаматлы сыер 10 тапкыр бозаулаган һәм 90 тонна сөт биргән.

Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалыгында 10 тапкыр бозаулаган һәм барлыгы 90 тонна сөт биргән рекордчы сыер бар. Әлеге сөтлебикә хуҗалыкка 2 миллион сумга якын керем һәм 700 мең сумнан артык табыш китергән.

«2543 номерлы Сандугач кушаматлы сыер 2006 елда үзебезнең Вахитов исемендәге хуҗалыкта туды. 10 тапкыр бозаулап, 3 тана һәм 7 үгез бозау китерде. Бу елның июнь аенда 11нче бозавы көтелә», - диде Вахитов исемендәге хуҗалыкның зоотехник-селекционеры Регина Андреева.

Әлеге сыердан соңгы лактация чорында 305 көнгә 9911 литр сөт савылган. Уртача тәүлеклек савым 32,5 литрны тәшкил итә.

Регина Андреева сүзләренә караганда, хуҗалыкта 7512 номерлы Карлыгач кушаматлы сыер да бар, ул 2019 елның ноябрь аенда 10нчы бозавын китергән. Хәзерге вакытта ул 39-40 литр сөт бирә.

Кукмара районының «Рассвет», «Урал», «Восток» хуҗалыкларында да югары продуктлы сыерлар бар.

фотода Сандугач кушаматлы сыер

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X