Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмарага Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров килде

Министр Җиңү парадында катнашты һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Кукмарага килде. Ул иң элек Җиңү парадында катнашып, кукмаралыларны бәйрәм белән тәбрикләде. Аннан соң башкала кунагы «Урал» җәмгыятенең Өлге авылы басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. 

«Кыр эшләре башланган вакытта, басулар җилләмичә, эшне бераз тоткарлаган иде. Хәзер исә чәчү кампаниясе оешкан төстә бара. Эшне тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгу өчен юл картасы булдырылды, ягулык-майлау материаллары белән өзеклекләр юк, техникалар төзек. Үткән ел машина-трактор парклары күпкә яңарды, баеды. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк. Чөнки югары энергияле техникалардан башка гына зур уңышларга ирешеп булмый. Әмма чәчү белән генә эш бетми, игеннәрне дөрес итеп тәрбияләп үстерергә дә кирәк. Максатыбыз - игенчелектә дә, терлекчелектә дә югары продукция алу», - дип таныштырды район башлыгы Сергей Димитриев. 

Киләсе елга авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә алдына тәүлеклек тулаем савымны 400 тоннага җиткезү бурыч итеп куелган иде. Хәзерге вакытта әлеге уңайдан районда бик зур төзелеш эшләре бара: сөтчелек фермалары салына. 

«Бу - бик зур эш, әлбәттә. Әгәр шушы биналарны җиткезеп керә алсак, алга куелган максатларга ирешербез, дип ышанам», - диде район башлыгы. 

Быел районда төп игътибар сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә биреләчәк. Сөрүлек мәйданнарның 37 мең гектарында - азык, ә 34 мең гектарында бөртеклеләр игеләчәк. Ә аларның гектарыннан уртача 50 центнер уңыш алу максат булып тора. 

Район башлыгы шулай ук башкала кунагын «Туган авылыбызны торгызыйк» проекты буенча башкарыла торган эшләр белән таныштырып, теләктәшлек күрсәтүен сорады. Әлеге проект нигезендә һәр җирлектә фермалар төзеп, үз сәнәгать мәйданчыгын булдыру, халыкны эшле итү күздә тотыла. Әлеге үзәкләрне тәэмин итү өчен районда азык цехлары төзелә. Барлыгы ун азык цехы халыкка хезмәт күрсәтәчәк, бүгенге көндә аларның дүртесе эшли. 
Министр районда башкарылган эшләрне югары бәяләде. 

«Сездә эш план нигезендә бара: юл картасы булдырылган, фермалар төзелә. Шул ук вакытта хезмәткә түләү мәсьәләле турында да кайгыртырга онытмагыз. Эш кешесе тиешенчә хезмәт хакы алсын. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча югары күрсәткечләрегезне әлеге саннар гына аска тартырга тиеш түгел», - дип билгеләп үтте Марат Җаббаров. 

Шулай ук очрашу барышында җитәкчеләр министрга дәүләт ярдәме, субсидияләр буенча үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев