Конкурста җиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырылды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» XII республика һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Анда «Урал» хуҗалыгыннан Нияз Фәйзрахманов — «Иң яхшы ветеринария табибы», Илнур Бәдертдинов «Иң яхшы механизатор» булып танылды, зоотехник-селекционер Айгөл Хәбриева — икенче, сыер савучы Илнар Шәфигуллин өченче урын яулады.




фото: agro.tatarstan.ru
Нет комментариев