Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмара аграрийлары чәчү буенча финиш сызыгына чыкты

Быел районда сабан культуралары 51761 гектар мәйданда игелә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 2 июнь көненә алынган  мәгълүматларга караганда, иген кырларының 94 процентында алтын бөртекләр җир куенына иңдерелгән. 

Быел районда сабан культуралары 51761 гектар мәйданда игелә. Хәзерге вакытта «Яңа тормыш», «Восток Агро», «Вахитов», «Уңыш» җәмгыятьләрендә, «Урал»,  «Рассвет» хуҗалыкларында бөртеклеләрне чәчү төгәлләнгән. Башка хуҗалыклар да финиш сызыгына якынлаша. Ә «Урал», «Яңа тормыш» җәмгыятьләре, «Кукморагрохимсервис», Айнур Ризванов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыкларында терлек азыгы культураларын да чәчәргә өлгергәннәр. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда уҗымнарны тамырдан һәм яфрактан тукландыру эше бара.

«Үткән ел коры килү сәбәпле, хуҗалыкларда терлек азыгы запаслары шактый кимеде, шуңа күрә быел сыйфатлы азык хәзерләүгә аеруча зур игътибар биреләчәк.Районда азык культуралары 38750 гектарны алып тора, шуның 15 мең гектардан артыгы – күпьеллык, 13 мең гектардан артыгы – берьеллык үләннәр, 9288 гектары – силоска дигән кукуруз. Тиздән күпьеллык үләннәрнең беренче катын сенажга чабарга чыгачаклар», - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең агрономы Илдар Габбасов.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш инженеры Радик Саттаровтан терлек азыгы хәзерләүче техникаларның торышы белән дә кызыксындык. Әлеге эштә ике дистәдән артык азык турату комбайны һәм башка агрегатлар катнашачак икән.

«Быел эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә терлек азыгы хәзерләүдә катнашачак техникаларны тиешле сроктан бер ай алда тәртипкә китереп, әзерлек сызыгына кую бурычы билгеләнгән иде. 3 июнь көнне район комиссиясе тарафыннан тикшерү үтә, шушы көннәрдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан да белгечләр килде, барысы да тәртиптә, кырга чыккач та авырлыклар булмас дип ышанам. Бары тик кайбер хуҗалыкларда эш күләме зур булу сәбәпле, хезмәтне тәүлек буе оештырырга туры килергә мөмкин. Механизаторга да кытлык юк, барлык техникалар кадрлар белән тулысынча комплектлаштырылган», - диде ул. 

Фото: Денис Трофимов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk