Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Катнаш азык чәчкәндә көнгә сиксәнешәр гектар эш башкарган вакытлар да булды, ди "Урал" хуҗалыгыннан Альфред Бариев

Язгы чәчү чорында бирелгән “Кыр батырлары” исемлегендә Альфред Бариев та бар. Хуҗалыкта гына түгел, район буенча алганда да күрсәткечләре начар булмаган, димәк.

 
Берничә минутта аралашканда гына кешенең холкын тулысынча аңлап бетерү мөмкин түгел. Альфред Бариев белән дә, “Урал” хуҗалыгында үткәрелгән семинарга килгәч, кыска вакыт аралыгында сөйләшеп, үзен фотога төшереп алдык. Мин аның тыныч, ипле булуын күрдем, үз көченә таянып яшәүче тыйнак гаиләдә үсүенә төшендем. Әтисе Миннәхмәт абый шушы хуҗалыкта ДТ-75 тракторында эшләгән, әнисе Кадрия дә пенсиягә чыкканчы фермада хезмәт куйган. Эшчән, тырыш әти-әни баласы икән ул.

Альфредның үзенең дә Янилдәге көллиятне тәмамлап, хуҗалыкка эшкә кайтуына инде 15 ел вакыт узган. Башта ДТ-75 торакторын иярләсә, соңгы дүрт елда тагын да куәтлерәк техникада эшли: К-744кә тагылган чәчү комплексы белән һәр сезонда язгы-көзге кыр эшләрендә катнаша. 

- Катнаш азык чәчкәндә, көнгә 80шәр гектарда эш башкарган вакытлар булды. Ә бөртеклеләр чәчкәндә гектарлар азрак була, - ди ул.

Газетабызның узган елгы төпләмәсен актарып караган идем. Язгы чәчү чорында бирелгән “Кыр батырлары” исемлегендә Альфред Бариев та бар. Хуҗалыкта гына түгел, район буенча алганда да күрсәткечләре начар булмаган, димәк. Бу көннәрдә дә ул техникасы белән басу-кырлар иңли, булачак уңышка нигез сала. Озын май бәйрәмнәренең ел саен эш белән узып китүенә игенче-механизаторлар күнеккән инде.

Альфред кебек яшьләр – авылның тоткасы, киләчәккә өмете. Техникага утыртырга кеше юк, яшьләр авылда калмый, дип зарланучы җитәкчеләр дә бар бит. Ә “Урал”да эшләгән кешенең кадерен беләләр. Без моны хуҗалыкның көндәлек тормышында да, еллык отчет-сайлау җыелышында да күрәбез. Хезмәт хаклары вакытында түләнсә, һәм аның күләме башкарылган эшкә бәрабәр булса, өендә тынычлык хөкем сөрсә, гади хезмәт кешесе шуңа сөенеп яши белә. Бу тормышта күңел тынычлыгына ни җитә соң? 

- Авылда калганыма бер дә үкенгәнем булмады. Тормышымнан бик ризамын. Гөлсинур белән ике бала үстерәбез. Маллар асрыйбыз, - ди язмам герое. 

Гөлсинур – Тырыш авылы кызы. Олыяз фермасында бозаулар карый икән. Ул кайнанасы эшен дәвам итсә, Альфред әтисе юлыннан киткән. Авыр, көч-куәт таләп ителгән хезмәт болар. Ә авыл җирендә кайсы эшнең җиңел булганы бар? Бигрәк тә икмәк, ит-сөт җитештерү белән бәйле булганнары...

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk