Кукмара районында төп чәчү эшләре төгәлләнде
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районында төп чәчү эшләре төгәлләнде

Хәзерге вакытта хуҗалыкларда үсемлекләрне тәрбияләү: чүп үләннәренә каршы эшкәртү, яфрактан тукландыру эшләре бара.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда районда төп чәчү эшләре төгәлләнде. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда үсемлекләрне тәрбияләү: чүп үләннәренә каршы эшкәртү, яфрактан тукландыру эшләре бара. Шулай ук аграрийлар терлек азыгы хәзерләүгә кереште. Көннәр уңайланып китүгә алар күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабуны дәвам итәчәкләр, дымлылыгы 55-60 процентка калгач, сенаж салуга керешәчәкләр.
 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев