Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада терлек азыгы әзерләү оешкан төстә бара

    Авыл хуҗалыгында иң җаваплы чор - терлек азыгы әзерләү бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә район буенча шәхси хуҗалыкларга да өләшүне кертеп, 17200 тоннан печән әзерләнгән. Ә күмәк хуҗалыклар буенча бу сан - 11600 тонна. Шулай ук хуҗалыкларда сенаж салу, яфраказык әзерләү дәвам итә....

    Авыл хуҗалыгында иң җаваплы чор - терлек азыгы әзерләү бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә район буенча шәхси хуҗалыкларга да өләшүне кертеп, 17200 тоннан печән әзерләнгән. Ә күмәк хуҗалыклар буенча бу сан - 11600 тонна. Шулай ук хуҗалыкларда сенаж салу, яфраказык әзерләү дәвам итә. Бүгенге көндә "Дружба", "Тукай" агрофирмаларында сенаж салу оешкан төстә бара. Кукмара агрофирмасында, "Агрохимсервис"та печән хәзерләү планга карата 100 процент үтәлгән. "Урал"да - 97, Вахитов исемендәге хуҗалыкта - 85, "Әсәнбаш" агрофирмасында 92 процент печән хәзерләнгән.

    Реклама

    Яфраказык әзерләүгә килгәндә,складларга 20 мең пар миллек киптерүгә куелган.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: