Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Тәмле итеп кыстыбый пешерү рецепты

Минем мәрхүмә әбием бик тәмле итеп, кыстыбый пешерә һәм аның камыры шуның кадәр юка, йомшак була торган иде. Соңгы вакытта никтер кыстыбыемның пешереп алганнан соң, камыры сына башлады. Сөлгегә төреп, мендәр астына куеп та, табадан алуга өстенә кайнар бәрәңге дә сылап карыйм, файдасыз. Ни өчен шулай икәнен аңлый алмыйм. Берәр...

Минем мәрхүмә әбием бик тәмле итеп, кыстыбый пешерә һәм аның камыры шуның кадәр юка, йомшак була торган иде. Соңгы вакытта никтер кыстыбыемның пешереп алганнан соң, камыры сына башлады. Сөлгегә төреп, мендәр астына куеп та, табадан алуга өстенә кайнар бәрәңге дә сылап карыйм, файдасыз. Ни өчен шулай икәнен аңлый алмыйм. Берәр оста пешерүчедән кыстыбый камыры рецепты сорап, аны газетагызда бирә алмассызмы икән?

Гөлназ ШАКИРОВА, Кукмара поселогы

Кукмараның иң оста кондитерларының берсе Сөгъдә Камалиевадан кыстыбый пешерү рецепты:

-Камырга 1 стакан кибет каймагы, ике йомырка, чеметеп кенә тоз, ике стакан он алына. Барысын бергә болгатып камыр ясаганнан соң аны вак-вак кисәкләргә бүләсең. Әлеге кисәкләрне булдыра алган кадәр юка итеп җәеп, ике ягын да коры, кызган табада пешереп аласың. Мин пешкән бәрәңгегә сыер мае, кайнаган сөт салып, эчлекне алдан әзерләп куям. Җәемне табадан алуга, эчлекне салып төрәм һәм кыстыбыйны эретелгән сыер мае белән майлап куям. Тәмле булсын!

фото: http://vk-recepty.ru/2013/03/17/kurinogo-myasa-na-skovorode-recept.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk