Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шепшеңәр авылында яшәүче Вәлиева Гөлмәдинә Закир кызының олы бәйрәме!

15 мая 2019, 12:51

515

0

0

Шепшеңәр авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле кешебез – тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез һәм дәү әниебез Вәлиева Гөлмәдинә Закир кызының 15 майда олы бәйрәме.

Кадерлебез, сине йөрәгебездәге иң җылы хисләребез аша олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа нык сәламәтлек, күңел көрлеге, терәгебез, киңәшчебез булып, яратуыбызны тоеп, әтиебез белән бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез. Авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның, оныкларыңның игелеген тоеп, әтиебез белән тигезлектә яшәргә язсын сиңа.

Җирдә кояш нуры балкыгандай
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Әниебез, син яшәгән йортта
Тәрәзәләрдән утлар балкысын.
Сөенечләр белән тулы күңелең
Яшим диеп кенә ярсысын.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың Минзәлия-Мөнип, Илгиз-Лилия, Флера-Мәсгуть, оныкларың Данил-Гөлнар, Рузия-Альмир, Илнар-Гүзәл, Миләүшә-Илназ, Илдар, Фәнзил, оныкчыкларың, кода-кодагыйларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk