Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кукмарадан Лилия Айнетдин кызы һәм Кәбир Шакир улы Закировларны күркәм туган көннәре белән тәбрик итәбез!

05 октября 2019, 15:24

439

0

0

Кукмарада гомер итүче Лилия Айнетдин кызы һәм Кәбир Шакир улы Закировларны күркәм туган көннәре - юбилей бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.

Кадерле әти-әниебез, сөекле әби-бабабыз! Сез - безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Гел шулай өй түрендә балалар, оныклар, оныкчыклар өчен яраткан бабай, йомшак күңелле ак әби булып, тигез гомер итегез. Барлык кылган игелекләрегез, ярдәмнәрегез, гомер буе “балаларым, оныкларым, туганнарым” дип өзелеп яшәгәнегез өчен рәхмәтлебез. Сез үзегезнең күңел җылысын һәркемгә җиткерәсез, төпле киңәшләрегез белән ярдәм итәсез. Кунакчыл йортыбызда һәрвакыт тәмле ризыклар әзерләп, мул табын белән, елмаеп каршылап, ихтирам күрсәтеп, озатып каласыз.
Алдагы гомер юлларыгыз да сәламәтлектә, бәхеттә, муллыкта, тигезлектә, җан тынычлыгы белән үтсен. Киләчәктә балалар-оныкларның, туганнарның шәфкатьлеген, мәрхәмәтлеген, игьтибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч картлыкта тагын бик күп еллар, безгә кирәк булып яшәвегезне телибез.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыгыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk