Ничек уйлыйсыз: ялгызлык дошманмы, әллә дусмы?
Безгә якын кешеләр, җылы сүз, аңлау кирәк.
Кайчак мин үземне бик ялгыз итеп хис итәм. Янәшәмдә кешеләр бар кебек: гаиләм, дусларым, танышларым... Әмма нигәдер күңелемдә бушлык бар. Шушы халәттән куркырга кирәкме икән?
Кайберәүләр ялгызлыкны начар нәрсә дип саный. Имеш, кеше һәрвакыт кем беләндер аралашырга тиеш. Ә мин уйлап карыйм да, бәлки ялгызлык безгә кирәктер? Шушы тынлыкта кеше үзен яхшырак аңлый башлый бит. Кем икәнен, нәрсә теләгәнен, нәрсәдән курыкканын...
Мин үзем дә моны сиздем. Берничә тапкыр махсус рәвештә ялгыз калдым: телефонны сүндердем, кешеләр белән очрашмадым. Башта бик авыр булды, хәтта күңелсез. Әмма аннары уйларым тәртипкә килә башлады. Мин үз-үзем белән «сөйләшә» башладым.
Шулай да, артык ялгызлык та яхшы түгелдер дип уйлыйм. Чөнки кеше — җәмгыять җанлы. Безгә якын кешеләр, җылы сүз, аңлау кирәк. Шуңа күрә мин үзем өчен бер нәтиҗә ясадым: ялгызлык — куркыныч түгел, ә кирәкле халәт. Тик ул вакытлыча гына булырга тиеш. Иң мөһиме — анда «югалмаска».
Ә сез ничек уйлыйсыз? Ялгызлык — дошманмы, әллә дусмы?
Газета укучы
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев