Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

“Чиста шәһәр” оешмасы мастеры Рафисә Хаҗиәхмәтова – хөрмәткә лаеклы зат

Кукмара район Советы бинасы каршындагы мәйданда алдынгыларның фотолары куелган Мактау тактасына ирексездән тукталып карап, белгән затлар булса, алар белән горурлану хисе тоясың. Хөрмәткә лаек булмаган бер генә кеше юк монда. "Чиста шәһәр" оешмасының өлкән мастеры Рафисә Хаҗиәхмәтованы, әгәр бездән генә торса, бу Мактау тактасыннан бер дә алмас идек. Елның кайсы...

Кукмара район Советы бинасы каршындагы мәйданда алдынгыларның фотолары куелган Мактау тактасына ирексездән тукталып карап, белгән затлар булса, алар белән горурлану хисе тоясың. Хөрмәткә лаек булмаган бер генә кеше юк монда. "Чиста шәһәр" оешмасының өлкән мастеры Рафисә Хаҗиәхмәтованы, әгәр бездән генә торса, бу Мактау тактасыннан бер дә алмас идек. Елның кайсы фасылы булуга карамастан, поселогыбызның чисталыгы, матурлыгы өчен тырышучы, тавык чүпләп бетермәслек эшен намус белән башкаручы буларак беләбез без аны.

Үз мәхәлләбездә аңа кагылышлы булган сорау-мөрәҗәгатьләребезнең һәрвакыт, кичекмәстән җиренә җиткереп үтәлүенә шигебез юк! Хәерле эшләрегез уң булсын, Рафисә ханым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев