Әйтер сүзем бар...
Бик тәмле пицца (рецепт)
Өйдә пиццаны теләгән ингредиентларны салып пешерә аласыз. Сезгә менә мондый пицца рецептын тәкъдим итәм.
Ачы камырны уклау белән җәеп майланган табага җәяргә.
Эчлек өчен: 2 кашык кетчуп, 3 уртача тозлы кыяр, 300 грамм колбаса, 2 помидор, 100 грамм каты сыр, 3 кашык каймак яки майонез, 1 йомырка, бер уч туралган...
Өйдә пиццаны теләгән ингредиентларны салып пешерә аласыз. Сезгә менә мондый пицца рецептын тәкъдим итәм.
Эчлек өчен: 2 кашык кетчуп, 3 уртача тозлы кыяр, 300 грамм колбаса, 2 помидор, 100 грамм каты сыр, 3 кашык каймак яки майонез, 1 йомырка, бер уч туралган яшел суган һәм укроп.
Эш тәртибе: табага җәелгән камырга кетчуп салып сыларга, өстенә эре угычтан уылган һәм суы сыгылган тозлы кыяр, озынча туралган колбаса, шакмаклап туралган помидор салырга. Каты сырны эре угычтан уарга, майонезга яки каймакка һәм бер йомырка салып болгатырга да, бу катнашманы пицца өстенә агызырга.
180 градуска кадәр кыздырылган духовкага 40 минутка озатырга.
Пиццадагы төрле төсле ингредиентлар аппетитны шунда ук кузгатачак.
Гөлүзә Василова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев