Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Бик җиңел әзерләнә торган шоколадлы торт (рецепт)

Бик җиңел, гади ингредиентлы һәм тиз пешерелә торган шоколадлы торт рецепты тәкъдим итәбез. Камыр өчен: 2 ст. он 1 ст. шикәр комы 1 чәй калагы сода 2 аш калагы какао 2 йомырка 1 ст. кефир 2 аш калагы үсемлек мае Он, шикәр, сода, какаоны аерым савытта болгатырга, йомырка, май, кефирны...

Бик җиңел, гади ингредиентлы һәм тиз пешерелә торган шоколадлы торт рецепты тәкъдим итәбез.


Камыр өчен:
2 ст. он
1 ст. шикәр комы
1 чәй калагы сода
2 аш калагы какао
2 йомырка
1 ст. кефир
2 аш калагы үсемлек мае

Он, шикәр, сода, какаоны аерым савытта болгатырга, йомырка, май, кефирны башка савытта туглыйбыз.


Соңыннан, икесе бергә кушып, яхшылап туглыйбыз.



Шуннан соң форма алып, төбенә пергамент кәгазь җәябез һәм камырны шунда салабыз. 180 градуслы мичтә якынча 35-40 минут пешерәбез.



Камыр пешкән арада крем әзерлибез. Бик ашыкканда кибеттән алынган 500 грамм каймакка (майлылыгын үз диетагыздан чыгып билгеләгез) 1 стакан шикәр комы салабыз да, яхшылап болгатабыз. Крем әзер.

Икенче бик җайлы һәм тәмле ысул:
2 ст. сөт
2 йомырка
1 ст. тутырмыйча шикәр комы
2 аш калагы он


Шушыларны тугларга да, сүрән утта, болгата-болгата, кайнау температурасына кадәр җиткерергә.

Камыр әзер булгач, мичтән алып, пычак белән буйга икегә кисәргә кирәк. Камыр пешкән форманың төбенә бераз крем буяп, камырның аскы кисәген куябыз һәм яхшылап крем сылыйбыз. Туралган банан, вакланган печенье, чикләвек сибеп калдырырга була. Камырның өске катламын да куябыз. Шулай ук мул гына итеп крем сылыйбыз. Тортның өстен кыргычтан чыгарылган шоколад, яисә шул ук чикләвек, печенье ваклап бизәргә була. Торт суынып 2-3 сәгать узуга, чәй янына тәмле десерт әзер.



Чәйләрегез тәмле булсын!

Лилия ВӘЛИЕВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев