Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янил мәктәбендә Венера һәм Равил Зариповаларның иҗат кичәләренә багышланган “Картая мени соң йөрәк” дигән кичә узды

Янил урта мәктәбендә Өлкәннәр көне уңаеннан һәм озак еллар мәктәптә хезмәт куйган мөгаллимнәр, хөрмәткә лаеклы кешеләр, яраткан укытучыларыбыз - Венера апа һәм Равил абый Зариповаларның иҗат кичәләренә багышланган "Картая мени соң йөрәк" дигән әдәби-музыкаль кичә үтте. Әлеге бәйрәмдә мәгариф өлкәсендә күп еллар эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләр кичәнең...

Янил урта мәктәбендә Өлкәннәр көне уңаеннан һәм озак еллар мәктәптә хезмәт куйган мөгаллимнәр, хөрмәткә лаеклы кешеләр, яраткан укытучыларыбыз - Венера апа һәм Равил абый Зариповаларның иҗат кичәләренә багышланган "Картая мени соң йөрәк" дигән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Әлеге бәйрәмдә мәгариф өлкәсендә күп еллар эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләр кичәнең кадерле кадерле кунаклары булдылар. Чарада мәктәп директоры Ришат Шакиров, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәеновлар катнашты. Алар өлкәннәргә, ветеран укытучыларга исәнлек-саулык, матур тормышта озак яшәүләрен теләп, иң изге теләкләрен җиткерделәр, мәгариф өлкәсендә эшләгән ветераннарга олы рәхмәтләрен юлладылар.

Бәйрәмебезнең иң күркәм, ярдәмчел, үрнәк алырлык кешеләре - бар көч-хезмәтләрен укытуга багышлаган укытучыларыбыз-күп еллар мәктәбебез хуҗасы, район-республикада танылган мәктәбебезне җитәкләгән юмарт, кешелекле Равил Мәгъсүм улы Зарипов һәм мәктәбебезнең иң чибәр,кабатланмас, төпле киңәшләрен бирүче, легендар укытучыбыз, гомере буе балаларга шатлык өләшүче, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, район-республикада танылган "Энҗе" бию төркеме җитәкчесе Венера Сөнгать кызы Зарипова әлеге иҗат кичәсенең төп бизәүчеләре булды. Парлы гаилә көнне-төнне белмичә тырышып хезмәт куйды.

Равил Мәгъсүм улы - җаваплы, игелекле, яхшы җитәкче булды. Аның тырышлыгы белән мәктәбебез үз дәрәҗәсен начар якка төшермәде. Мәктәп коллективын, укучыларның күңелләрен күтәреп, үзенең киңәшләрен биреп, тырышып эшләде ул. Кая гына барма, аны бар кеше хөрмәт итә, ярата. Ничек кенә авыр булса да, Равиль абый бирешмәде, киресенчә югарыга күтәрелде. Венера апа белән бергә гомер кичереп, бер-берсен аңлап, авырлыкларны җиңеп, күтәренке кәеф белән авыр хезмәтне алып бардылар.

Венера Сөнгатовнаны Татарстанда, Кукмарабызда белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен. Мәктәпкә эшкә кергәннән бирле данлыклы "Энҗе" бию төркемен җитәкләп, төрле шәһәрләрдә, фестиваль-конкурсларда чыгыш ясадылар, зур уңышларга ирештеләр. Тамашачылар аларның һәр чыгышларын түземсезлек белән көтеп ала. Бер генә бәйрәм дә Венера апасыз үтми! Санап китсәң, никадәр сәләтле биюче укучылар чыккандыр әлеге төркемнән.... Венера апа мәгариф һәм сәнгать өлкәсендә бик тырыш, актив мөгаллимә. Аның һәрбер әйткән җылы сүзләре, тәкъдимнәре йөрәкләргә үтеп керә. Шаян, позитив, дәрт өләшүче, мәңге яшь ул безнең Венера апабыз.

Равил абый белән Венера апаны, ветеран укытучыларны котлап, мәктәбебездә белем алып, хәзерге вакытта студент булган, эшләп йөрүче чыгарылыш укучылары, мәктәп коллективы, укучылар көче белән әзерләнгән зур концерт оештырылган иде. Иң изге теләкләрен алар шигъри юллар, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән ирештерделәр.

"Гомергә бер генә киләбез" дип юкка гына әйтмиләр. Чыннан да, бу дөрес сүзләр. Бу дөньяда әлеге гаҗәеп кешеләр Венера-Равил Зариповлар шикелле кешелекле булып калырга, яшәргә кирәк. Безгә эшләгән барлык изге гамәлләрегез, яхшылыкларыгыз өчен, ныклап укытуыгыз,безне кеше итүегез өчен Сезгә зур рәхмәт. Сез искиткеч мөгаллимнәр! Сез онытылмаслык,могҗизалы кешеләр! Сезгә карап сокланабыз,сездән үрнәк алабыз! Алдагы тормышыгызда сезгә озын гомерләр, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иминлек, тынычлык белән мул тормышта күңелле итеп яшәвегезне телибез!

Нияз Кәримуллин,

Казан Дәүләт Мәдәният Институты студенты.

2014 нче елның чыгарылыш укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев