Тазарасым килә
Синең янәшәдәгеләрнең ябыгасы килә, алар төрле диеталарга утырып карый. Ә син ничек тазарырга икән, дип баш ватасың. Алайса безнең киңәшләргә колак сал. Диета Барысы да ашаудан башлана. Синең максат - югары калорияле диетага утыру. Калориянең нормасы көнгә 2500 килокалориядән дә ким булырга тиеш түгел. Рационыңа түбәндәгеләрне керт: *Гәүдә авырлыгын арттыру...
Синең янәшәдәгеләрнең ябыгасы килә, алар төрле диеталарга утырып карый. Ә син ничек тазарырга икән, дип баш ватасың. Алайса безнең киңәшләргә колак сал.
Диета
Барысы да ашаудан башлана. Синең максат - югары калорияле диетага утыру. Калориянең нормасы көнгә 2500 килокалориядән дә ким булырга тиеш түгел. Рационыңа түбәндәгеләрне керт:
*Гәүдә авырлыгын арттыру өчен майлар (каты һәм йомшак сыр, каймак, йомырка, балык мае һәм башкалар).
*Углеводлар - калорий һәм энергия чыганагы. Алар кондитер әйберләрендә, макарон, баллы ризыкларда аеруча күп була.
*Аппетитны, кәефне күтәрүче канәфер орлыгы, кызыл һәм кара борычтан файдалан.
*Эфир майларына бай булган яшел тәмләткечләр - петрушка, кинза һәм башкалар ашказаны эшчәнлеген яхшырта.
*Минераллар һәм витаминнар арыганлыкны бетерә, матдәләр алмашын яхшырта, нәтиҗәдә авырлык та арта.
Туклану стиле
*Баскан килеш һәм коры-сары ашап йөрүеңне туктат. Дөрес тукланмау нәтиҗәсендә синең гәүдә авырлыгы кими башлаячак һәм бу ашказаны авыруларына сәбәп булачак. Көнгә 4-5 тапкыр ашау синең сәламәтлегеңне дә саклап калыр, гәүдәң дә матур булыр.
*Көн дәвамында баллы җиләк-җимеш соклары эч. Алар организмга өстәмә калорий бирәчәк, аппетитны күтәрәчәк.
*Бөтнек төнәтмәсе эч. Ул ашказаны эшчәнлегенә яхшы тәэсир итә, туклыклы матдәләрне үзләштерү процессын тизләтә. Төнәтмәне болай әзерлиләр: термоска 40 грамм хуш исле яфраклар салырга. Өстенә 1 литр кайнаган су коярга һәм ярты сәгать тотарга. Ашарга 15-20 минут кала 0,5 стакан эчсәң, аппетит ачылыр. Ашаганнан соң ярты сәгать үткәч эчәсең икән - ашказаны эшчәнлеге яхшырыр.
*Борчылулар аппетит югалуга китерә. Шуның өчен антидепрессантлар - хөрмә, груша, банан, сыр, шоколад аша.
фото: https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&ved=0CAYQjB1qFQoTCKil35SLqccCFQG-
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев