Тикшерү вакытында Әгълетдинов өлешчә үз гаебен таныган,ә Гибадуллин катнашы булуны кире каккан. Дәүләт гаепләүчесе Әгълетдиновны 13 елга, ә Гибадуллиннны 11 елга каты режимлы колониягә хөкем итүне сораган.
Нәтиҗәдә суд Илнар Әгълетдиновны 6 елга, Артём Гибадуллинны 4 елга каты режимлы колониягә хөкем иткән.
Чаллы шәһәре суды 21 яшьлек террорист Илнар Әгълетдинов белән Артём Гибадуллинга хөкем карары чыгарган, дип яза "Татар-информ". Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, яшь егетләр бушлай интернет-шалтырату сервисыннан файдаланып, "Сәүдә кварталы" үзәге җитәкчелегенә бомба куелу турында 6 ялган хәбәр калдырганнар һәм 70 мең доллар таләп иткәннәр. Җинаятьчеләр ниятләренең җитди булуын...
Чаллы шәһәре суды 21 яшьлек террорист Илнар Әгълетдинов белән Артём Гибадуллинга хөкем карары чыгарган, дип яза "Татар-информ".
Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, яшь егетләр бушлай интернет-шалтырату сервисыннан файдаланып, "Сәүдә кварталы" үзәге җитәкчелегенә бомба куелу турында 6 ялган хәбәр калдырганнар һәм 70 мең доллар таләп иткәннәр.
Җинаятьчеләр ниятләренең җитди булуын күрсәтү өчен кулдан шартлау корылмасы ясаганнар һәм сәүдә-күңел ачу үзгеннән 70 метр ераклыкта электр подстанциясе бинасы янына куйганнар. Әмма техник төзексезлек аркасында шартлата алмаганнар.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев