Рус теле һәм математикадан БДИда “2ле” алган укучылар аны көзен кабат тапшыра алачак
Моңа кадәр әлеге мөмкинлек бары тугызынчы сыйныф укучыларына гына бирелә иде. Бу имтиханнар 26 сентябрьдә - математика (база һәм профиль өлеше); 29 сентябрьдә - рус теле, 9 октябрьдә математика, рус теле фәннәре буенча үтәчәк. Анда шулай ук узган еллардагы имтихан нәтиҗәләрен яхшыртырга теләүчеләр дә катнашырга мөмкин. Быел республикада 11 нче...
Моңа кадәр әлеге мөмкинлек бары тугызынчы сыйныф укучыларына гына бирелә иде.
Бу имтиханнар 26 сентябрьдә - математика (база һәм профиль өлеше); 29 сентябрьдә - рус теле, 9 октябрьдә математика, рус теле фәннәре буенча үтәчәк. Анда шулай ук узган еллардагы имтихан нәтиҗәләрен яхшыртырга теләүчеләр дә катнашырга мөмкин.
Быел республикада 11 нче сыйныфны тәмамлаган 138 укучы (узган ел - 151) мәктәптән белешмә белән генә чыкты. Тугызынчы сыйныфта математикадан чик баллны үтә алмаучылар - 750, ә рус теленнән 394 кеше иде.
- БДИны кабат көз көне бирдерүне хуплыйм. Кайбер балалар имтиханнарда каушап кала. Моннан берничә ел элек яхшы билгеләргә генә укыган егетебез сынауны бирә алмады. Икенче елны ул имтиханнан 70 балл туплап, вузга укырга керде, - ди Арча районы мәгариф бүлеге башлыгы Зөлфәт Дәүләтбаев.
Арчада укучыларның барысы да аттестат алу бәхетенә ирешкән. Былтыр исә 5 бала бу бәхеттән мәхрүм калган. Районда рус теле һәм әдәбияты, география, тарих имтиханнары нәтиҗәләре республика күрсәткечләреннән югарырак. Ә менә математика, җәмгыять белеменнән баллар түбәнрәк. Имтиханнарга Казандагы белем сыйфатына бәя бирү үзәге булдырган "Икеле"сез БДИ", "БДИны - "5ле"гә" программалары буенча әзерләнгәннәр. Үзләрендәге иң көчле укытучыларны җәлеп иткәннәр. Атна саен сынау имтиханнары үткәргәннәр. Хәтта ял көннәрендә дә укучылар бары имтихан турында гына уйлаган.
Мамадыш районының мәгариф бүлеге башлыгы Ришат Сәмигуллин әйтүенчә, быел мәктәпне тәмамлаган 281 укучының барысы да аттестат алган. Узган ел исә өч бала белемен бөтенләй күрсәтә алмаган. "Сәләтле, белемне авыр үзләштерүче балалар белән аерым эшләргә туры килде. Йомшаграк дигәннәре 4 процент чамасы иде", - ди ул.
Буадагы сәләтле балаларның имтихан нәтиҗәләре нинди икән? "БДИны 20 баланың барысы да уңышлы тапшырды. Сынауларга бик яхшылап әзерләнделәр. Әмма укучыларны әле психологик яктан бигүк әзер дип әйтеп булмый. Киеренкелек бар. Медальгә лаек булучылар да шактый", - ди лицей директоры Илнар Абзалов.
Әгерҗедә исә ике укучы аттестатсыз калган. Ә тугызынчыда тугыз укучы имтиханнарны бирә алмаган. Әлмәттә дә хәлләр күңелсез. Дөрес, аларда балалар саны да күп. Узган ел имтиханнар яхшы гына узган. Быел исә 38 укучы өчен кызарырга туры килгән. БДИда исә 1100 укучы сыналган. 9 нчы сыйныф укучылары арасында имтихан баллары начар булганнар тагын да күбрәк. Район җитәкчелеге бу хәлне укытуның системалы булмавынннан күрә. "Минемчә, имтихан биремнәре авыр булгандыр. Җәй көне дә мәктәпләрдә имтиханнарга әзерлек тукталмый. Имтиханнан начар билге алучылар аны көз көне бирергә әзерләнә", - ди Әлмәт районы мәгариф идарәсендәге имтиханнар бүлеге белгече Оксана Хәлимова.
Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ 117 | 12.08.2015
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев