Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр гаилә үзенчә бәхетле

Яраткан кешесе артыннан җир читенә дә китәргә әзер булган хатын-кызлар кызыксыну да, соклану да уята. Туембаш авылы кызы Гөлия дә кыю йөрәкле икән: Иске Йорт авылы егете Данил Җиһаншин белән кавышып, ире хезмәт иткән Яңа Җир архипелагына китүдән курыкмаган. Төньяк Боз океанында урнашкан әлеге утраулар тезмәсен җир чите дисәң, бер...

Яраткан кешесе артыннан җир читенә дә китәргә әзер булган хатын-кызлар кызыксыну да, соклану да уята. Туембаш авылы кызы Гөлия дә кыю йөрәкле икән: Иске Йорт авылы егете Данил Җиһаншин белән кавышып, ире хезмәт иткән Яңа Җир архипелагына китүдән курыкмаган. Төньяк Боз океанында урнашкан әлеге утраулар тезмәсен җир чите дисәң, бер дә ялгыш булмас кебек.

Бу парның мәхәббәт тарихы ничек башланганмы? Интернет челтәреннән.

-"Вконтакте" төркемендә Данилның фотосын күреп ошаттым һәм хәбәр юлларга булдым, - дип сөйли Гөлия. - Май аенда күрештек. Егетнең ялга кайткан чагы иде, минем белән очрашу өчен авылыбызга килде. Бу мизгелләр әле дә күз алдымда. Машинасыннан чыгуга ук, бер күрүдә күңелемне яулап алды. Уртача буйлы, хәрбиләрчә төз гәүдәле, горур кыяфәтле егеткә карап, сүз башларга читенсенеп тордым. Шуннан соң ул бер ай буе яныма килеп йөрде. Басу аша кыска юл бар бит безнең авылга. Сабантуйларга бергәләп бардык. Данилга барысы тансык иде, чөнки инде берничә ел буе җәйне күрә алмаган: ялы беренче тапкыр шушы ямьле вакытка туры килгән.

Егет киткәч тә элемтәләр өзелмәгән: мөмкинлек булганда телефоннан сөйләшеп-аралашып торганнар. Әлбәттә, сагынганнар бер-берсен. Араларның ераклыгы хисләрен сүндермәгән. Икенче елның май аенда никахлашып, туй ясап өйләнешкәннәр. Һәм... ерак төньякка юл тотканнар.

-Моңарчы беркая да барганым юк иде, - ди Гөлия. - Самолетка беренче тапкыр утыруым булды. Янымда ирем булгач, курыкмадым. Безне җылы, ямьле яз ае озатып калса, Яңа Җирдә салкын кыш, көчле буран каршылады. Фатирга килеп кергәч, кошлар тавышын ишетеп, тәрәзәдән күз салдым: көтү-көтү акчарлаклар оча иде! Беренче тәэсирләрем әнә шундый булды.

Әлеге поселок зур түгел, кечкенә авыл кадәр булыр, ди. Биш катлы кирпеч йортлары белән генә авылдан аерыла икән.

-Көннәреңне ничек үткәрәсең соң? - дип сорыйм.

-Вакыт тиз үтә. Иртән иремне хезмәтенә озатып җибәрәм, аннары төшке ялга кайтуына ризык әзерлим. Кичен тагын аш-су янында кайнашам. Балыкка рәхәтләнәбез инде, махсус тотучылардан да алабыз, иремә паекка да бирәләр. Кыргый болан итен дә ашап караган булды: майсыз, мүк тәме килгән кебек тоелды, - дип сөйли әңгәмәдәшем. - Тере боланны күргәнем булмады әлегә. Беләсезме, ул якларның үз матурлыгы бар. Каршыдагы күлләрдә кыр үрдәкләре йөзеп йөри, шунда бәбкә чыгаралар.

-Ак аюлар очрыймы? - дип кызыксынам.

-Бервакыт кечкенә баласын күрдем. Шундый матур! Аюлар кибет янындагы азык калдыклары белән "сыйланырга" киләләр икән. Шуңа күрә кышкы караңгы кичләрдә ирем белән урамда йөрергә чыкканда бераз шүрләтә.

Аралашу өчен хатын-кызлар арасында дуслар тапмаган әле Гөлия. Анда яшәвенә ике ел да булмаган бит, өстәвенә үткән җәйдә авылга кайтып торган. Ә ире Данил контракт буенча биш ел хезмәт иткәннән соң, тагын өч елга килешү төзегән, аның бер елы үткән дә инде. Киләчәк ни күрсәтер...

-Офицер хатыны булуың белән горурланасыңмы? - дим, сүзебезне йомгаклап.

-Әлбәттә. Ирем хәрбиләргә хас сыйфатларга ия: үз сүзендә тора торган, ышанычлы кеше.

Әйе, һәр гаилә үзенчә бәхетле. Язмамда мин аларның берсен генә чагылдырдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев