Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мин - "Кукмара итегеннән"

Чит җирләрдә якташыңны очрату, ул кеше белән таныш булмасаң да, үзе бер бәхет. Бигрәк тә туган ягыңны мактап сөйләсәләр, күңелдә бер төрле горурлану хисе уяна. Кукмара сүзен ишетүгә минем дә йөземдә елмаю барлыкка килә. Кукмарадан икәнемне белсәләр: "Син Кукмара итегеннәнмени?", - дип шаяртып сораучылар да табыла. Аңлашыла да: Кукмарабыз итек...

Чит җирләрдә якташыңны очрату, ул кеше белән таныш булмасаң да, үзе бер бәхет. Бигрәк тә туган ягыңны мактап сөйләсәләр, күңелдә бер төрле горурлану хисе уяна. Кукмара сүзен ишетүгә минем дә йөземдә елмаю барлыкка килә. Кукмарадан икәнемне белсәләр: "Син Кукмара итегеннәнмени?", - дип шаяртып сораучылар да табыла. Аңлашыла да: Кукмарабыз итек фабрикасы белән данлыклы бит.

Узган ел Кукмара поселогын шәһәр итү буенча референдум узган иде. Әлеге яңалыкка төрлечә караучылар булгандыр. Кемдер уңай, шул ук вакытта тискәре фикердә торучылар да юк түгелдер, әлбәттә. Тик шулай да, халыкның күбесе әлеге яңалыкка бары тик шатланды гына.

Соңгы елларда Кукмара чын мәгънәсендә үзгәреп, матураеп китте. Шәһәр үзәгендәге юлларны ремонтлау, һичшиксез, шул тирәдә яшәүчеләрне, машина йөртүчеләрне дә сөендергәндер. Нурминкә елгасы буен төзекләндерү дә халык күңеленә хуш килде. Әлеге яңалык бигрәк тә яшьләр өчен куанычлы булды. Яр буе менә дигән ял итү урынына әверелде.

Кукмарабыз алга таба да үсәр, яңарыр, төрле биналар белән тагы да баетылыр. Шәһәр статусы алсак та, салымнар артмас, кибеттәге бәяләр кыйммәтләнмәс дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев