Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лубян көллиятендә тормыш кайнап тора

Укудан тыш, студентларга күңелле ял итү өчен дә вакыт табыла."Җәйдән соң очрашу" күңел ачу программасы, беренче курс студентлары өчен "Тулай торакта яшәүче исеме бирелү", көзге һәм язгы шәфкатьлелек атналыклары, "Студент көзе" концерты, "Көзге бал", "Тулай торак чибәре" конкурсы, "Малайлар һәм кызлар" фестивале, бәйрәм концертлары һәм башка төрле чаралар үткәрү инде...

Укудан тыш, студентларга күңелле ял итү өчен дә вакыт табыла."Җәйдән соң очрашу" күңел ачу программасы, беренче курс студентлары өчен "Тулай торакта яшәүче исеме бирелү", көзге һәм язгы шәфкатьлелек атналыклары, "Студент көзе" концерты, "Көзге бал", "Тулай торак чибәре" конкурсы, "Малайлар һәм кызлар" фестивале, бәйрәм концертлары һәм башка төрле чаралар үткәрү инде күркәм традициягә әверелде.

Көллияттә төрле түгәрәкләр эшләп килә.

Уку төркемнәре арасында спорт ярышлары уздырыла, яңа кабул ителгән студентлар өчен "Күңелле стартлар" бәйгесе оештырыла. Көллиятнең егет һәм кызларын берләштергән җыелма командасы, ел саен республикабызның урта махсус уку йортлары арасында үткәрелүче спартакиадаларда катнашып, мактаулы урыннар яулый. Шулай ук барлык студентлар ГТО нормаларын да уңышлы тапшырдылар.

Бүгенге урман һәм урман-парк хуҗалыгы белгече үткән еллардагы белгечләрдән ярыйсы ук аерылып тора. Хәзерге урманчылар ныклы белемле кешеләр булырга тиеш. Аларны әзерләүдә бензинга көйләнгән пычкыдан һәм агач хәстәрләү комплексы тракторларыннан башлап, компьютерлар, географик мәгълүмат системасының спутниктан төшерелгән сурәтләрдән һәм GPS технологияләреннән файдаланучы яңа программалар кулланыла.

Урман хуҗалыгы белгечләрен әзерләү ысуллары үзгәрсә дә, үзләренең язмышын урман белән бәйләргә теләгән кешеләр өчен төп сыйфатлар шул килеш калды: бу - эш сөючәнлек, табигатьне һәм җәнлекләрне ярату. Көллият нәкъ менә шундый яшьләрне укырга көтеп кала. Төгәл фәннәрне аеруча яратучыларга икътисад һәм бухгалтер белгечлеге алырга мөмкин.

Наталья Сираҗетдинова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев