Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада авария хәлендәге 63 күпфатирлы йорт исәптә тора

Элеккеге елларда тузган торакта яшәүчеләр өчен фатирлар бушлай бирелгән булса, хәзер алар фатирның бер өлешен сатып алырга тиеш. Әмма авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең күпчелеге моның белән килешергә теләми һәм кайчан да булса безгә дә бушлай фатир бирелер әле, дип өметләнеп яши. Әмма "Тузган торак һәм авария хәлендәге йортларны бетерү" дип...

Элеккеге елларда тузган торакта яшәүчеләр өчен фатирлар бушлай бирелгән булса, хәзер алар фатирның бер өлешен сатып алырга тиеш. Әмма авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең күпчелеге моның белән килешергә теләми һәм кайчан да булса безгә дә бушлай фатир бирелер әле, дип өметләнеп яши.

Әмма "Тузган торак һәм авария хәлендәге йортларны бетерү" дип аталган федераль программа кысаларында, алда әйтеп үткәнчә, бушлай фатирлар өләшү башка булмаячак. Һәм, гомумән, 2013 елдан эшләп килүче әлеге программа тиздән ябылырга да мөмкин. Мәгълүматлар буенча, икътисадый кыенлыклар нәтиҗәсендә башка төбәкләрдә әлеге программа күпмедер вакытка туктатылган да инде. Республика җитәкчелеге исә халыкның яшәү шартларын күзаллап һәм анда яшәүчеләрнең хәленә кереп, әлеге программа буенча эшчәнлекне дәвам итә.

- Бүгенге көндә районда авария хәлендәге 63 күпфатирлы йорт исәптә тора. 426 фатирда 1237 кеше яши, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин. - Әлеге торакларның гомуми мәйданы 131829 квадрат метрны тәшкил итә. Торак шартларын яхшыртырга теләүчеләрдән иске фатирлар бер квадрат метры 11 мең 22 сумнан сатып алына. Бу - бөтен республика күләмендә бер үк бәя. Фатир хуҗасы шушы сумманы алып, кесәсенә салып куярга да мөмкин (бу очракта инде аның башка яшәү урыны булырга тиеш), яисә социаль ипотека программасы кысаларында аңа яңа фатир тәкъдим ителә. Әлбәттә, яңа фатир бәясеннән элек торган фатирының сатып алынган суммасы чигерелә. Социаль ипотека шартлары буенча фатирлар еллык 7 процент түләү белән бирелә, хәзер бер банк та моның кадәр түбән бәядән процентлар тәкъдим итми.

Бүгенге көндә районда 41 гаилә әлеге программада катнашып, акчалата компенсация алган, 156 фатир хуҗасы белән килешү төзелгән. Инде әлеге программа кысаларында яңа фатирларга күчүчеләр дә бар. Әйтик, Ворошилов урамындагы тузган торакта яшәүчеләр Гафиятуллин урамындагы күпкатлы яңа йортлардан фатирлар алдылар. Лубян авылында "Строй-Гарант" оешмасы тарафыннан төзелгән ике фатирлы йортта да тиздән өй туйлары булыр дип көтелә. Кукмараның Мирсәй Әмир урамында"Строй-Гарант" төзегән өч фатирлы йорт та инде тапшырылу алдында тора. Бу урамда янә бер катлы 13 йорт төзү планлаштырыла. Кыскасы, программада катнашырга теләге булган беркем дә тораксыз калмаячак.

-Үзләренең яшәү мохитен дәүләт тарафыннан яхшырту буенча бик уңайлы программа, әмма халыкка төшендерүе җиңелләрдән түгел. Кемдер бушка булыр әле, бирерләр дип яши. Бушка торак булмаячак, соңга калмасыннар иде, -диде Азат Гарифуллин.

Артем Хәйбуллин: Без Ворошилов урамындагы 1 йортта яшәдек, Гафиятуллин урамындагы күпкатлы йорттан фатир алдык. Элеккеге тормышыбыз белән хәзергесен чагыштырсак, җир белән күк арасындагы кебек. Фатирыбыз җылы, якты, суы килеп тора, барлык уңайлыклар өйдә. Чиста саф һава. Элеккеге яшәү урынындагы кебек дымлылык, күгәрек исе дә юк. Кыскасы, без бик канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев