Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исемдә, һаман да исемдә

Беркөнне редакциябезгә Кукмараның Чехов урамында яшәүче Камил абый Минһаҗев килде. Айга берничә тапкыр яныбызга кереп, хәл-әхвәл белешеп, үткәннәре турында хатирәләрен уртаклаша ул. Ә бу юлы без, урып-җыю сезоны булганлыктан, урак өсте турында сөйләштек. -Олыгая баргангамы, әллә үзем дә басуда, салам эскерте янында дөньяга килгәнгәме, кызу урак өсте җитсә күңелем тынгы...

Беркөнне редакциябезгә Кукмараның Чехов урамында яшәүче Камил абый Минһаҗев килде. Айга берничә тапкыр яныбызга кереп, хәл-әхвәл белешеп, үткәннәре турында хатирәләрен уртаклаша ул. Ә бу юлы без, урып-җыю сезоны булганлыктан, урак өсте турында сөйләштек.

-Олыгая баргангамы, әллә үзем дә басуда, салам эскерте янында дөньяга килгәнгәме, кызу урак өсте җитсә күңелем тынгы тапмый, - дип сүзен башлады ул. - Авылның гөж килеп уракка әзерләнүе күз алдымнан китми: уракчы апалар уракларын барлый, тимерче уракны төеп теши. Ул Мәкәрҗә ураклары ялтырап тора! Уракчыларның тезелеп авылдан чыгып китүләре... Кайсысы арба белән бәбиен дә өстери. Аларның кәефләре яхшы. "Уңыш җыябыз бит", -диләр. Чишмә яки кое суы эчеп, башак уып ашап, нинди авыр хезмәт башкарганнар бит алар! Сигез яшьтән без дә әниләр янына ухалла өстерәп, камыл печәненә бара башладык. Мин аларның сабырлыкларына, шат булуларына соклана идем. Уразаның урак өстенә туры килүен, уракчыларның ураза тотуларын, әбәткә кайткач, әнинең абзарга салкынга кереп яисә кар базына төшеп утыруын әле дә хәтерлим. Казан астына чыра ягып, арыш онын суга салып, талкан ясаулары да онытылмый. Сыер мае юк та юк инде. Шулай да ул вакытларда 25-30 сутый урак уручылар бар иде: Сәгадәтбану Әхмәтҗанова, Бәдәр Йосыпова, Бәдәр Габдрахманова, Әсхәбҗамал Гариповалар. Алар бик күп иде, барысын да хәтерләмим, калганнары үпкәләмәсеннәр. Сәгадәтбану апаның ире сугышка киткәндә дүрт бала белән, Әсхәбҗамал апа ике бала белән калалар. Аларның ирләре кире әйләнеп кайтмый, балаларын ялгыз аякка бастыралар.

Сәгадәтбану апа 100 яшькә җитеп, Әсхәбҗамал апа 90 яшьне узып бакыйлыкка күчтеләр. Гомер-гомергә хәтерләре яхшы, күңелләре шат булды.

Аннан соң колхозларга "Сталинец-6" комбайннары кайта башлады. 1953нче елда СК-4 комбайнчылары Габдулла Кәримуллин, Шәйхетдин Сәлаховлар районның алдынгы механизаторлары иде. Авылдан еракта эшләгәнгә, вакытны югалтмас өчен басуда куналар иде. Чык төшкәнче уралар, иртән майлап, көйләп, чык кибүгә эшкә керешәләр иде. 1956 елдан комбайннан ашлык ташыдым. Мин - аларның тере шаһите.

Минем әтием дә 1936 елда ЧТЗ тракторында 586 гектар җир сөреп, ВДНХда булган кеше. Аңа бу вакытта 26 яшь була. Сугыштан соң, лаеклы ялга чыкканчы, тракторчылар бригадиры булып эшләде. 1974 елны район башлыгы Атлас Булатов минем әтине, Сәрдек ягыннан тагын бер абыйны авыл хуҗалыгы алдынгылары слетына чакырып, күлмәк бүләк итеп, сыйлап кайтарган иде. Ул вакытта әтиемнең сөенеп кайтканнары әле дә күз алдымда. Әти Атлас Булатовтан: "Минем ВДНХда булганны каян белдегез?" -дип сораган. "Архивтан эзләттем. Сезнең кебекләрне онытырга ярамый" дип җавап биргән аңа район җитәкчесе. Эшче кадерен белгән шул Атлас Булатов.

Алда әйтеп үткән кебек тырыш кешеләр һәрбер авылда да булган бит. Без аларны онытмасак, алар турында искә алып язып торсак, рухларына дога булып ирешер иде. Әле исән булган балалары, туганнары укып сөенерләр иде.

Лилия НУРГАЛИЕВА язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев