Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Интернетта чират юк

Күп балалы гаиләләргә 25 мең сум күләмендә акча бирәләр. Сүз "Ана капита­лы" сертификатына ия булучылар турында бара. Гаиләдә икенче һәм аннан соңгы булып туган балага бирелә торган матди ярдәмнең бер өлешен акчалата түләү өчен гаризалар кабул итәбез. Яңалык кулында сертификаты булган яки быелның 30 сентябренә кадәр әлеге доку­ментны алачак гаиләләргә...

Күп балалы гаиләләргә 25 мең сум күләмендә акча бирәләр. Сүз "Ана капита­лы" сертификатына ия булучылар турында бара.

Гаиләдә икенче һәм аннан соңгы булып туган балага бирелә торган матди ярдәмнең бер өлешен акчалата түләү өчен гаризалар кабул итәбез. Яңалык кулында сертификаты булган яки быелның 30 сентябренә кадәр әлеге доку­ментны алачак гаиләләргә кагыла. Моңа кадәр капиталны эшкә җигеп бетермәгән булу да зарур, әлбәттә. Ишле гаиләләргә бер тапкыр 25 мең сум акча түлиләр. Исәп-хисап счетындагы сумма моннан азрак икән, калганын алырга ярый. Бүген районда яшәүче 3599 гаилә әлеге хокуктан файдалана ала, шуларның 52сеннән гариза кабул ителде. Быелнын 1 июленнән гаризаларны электрон рәвештә дә тапшырырга мөмкин. Моның өчен gosuslugi.ru сайтында шәхси кабинет ачарга кирәк. Соңгысы күпкә уңайлырак та әле. Интернетта чират көтеп утырасы юк.

Мәгълүм булганча, хәзер "Ана капиталы"н инвалид баланың ихтыяҗларына тоту өчен дә файдаланырга ярый. Федераль закон 2015 елның ноябреннән бирле гамәлдә. Ни кызганыч, бүген районда яшәүче бер генә гаилә дә әлеге мөмкинлектән файдаланмаган. Кәгазь "ботка"сын җиңгән очракта да, инвалид бала өчен кирәкле товарны үз акчаңа сатып алырга туры киләчәк. Шуннан соң гына социаль яклау органына компенсация сорап мөрәҗәгать итәргә ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев