Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиде могҗиза

География дәресе тәмамланып килгәндә, мөгаллимә, укучыларга дәшеп, болай диде: - Шулай итеп, балалар, без сезнең белән Кытай дәүләте турындагы гомуми мәгълүмат белән таныштык, ә Бөек Кытай дивары - хәзерге җиде могҗизаның берсе булуын билгеләп үттек. - Ә ни өчен аны "могҗиза" дип атадылар? - дигән укучыларның гади соравына җавап итеп...

География дәресе тәмамланып килгәндә, мөгаллимә, укучыларга дәшеп, болай диде:

- Шулай итеп, балалар, без сезнең белән Кытай дәүләте турындагы гомуми мәгълүмат белән таныштык, ә Бөек Кытай дивары - хәзерге җиде могҗизаның берсе булуын билгеләп үттек.

- Ә ни өчен аны "могҗиза" дип атадылар? - дигән укучыларның гади соравына җавап итеп мөгаллимә болай диде:

- Могҗиза, димәк, әлеге күренеш соклануга, гаҗәпләнүгә лаек. Кешеләр шушы күренешкә игътибарларын юнәлткәндә, аны барлыкка китерүченең осталыгына шакката, "ул моны ничек шулай эшли алган икән?" - дип бик аптырый.

- Апа, - дип мөрәҗәгать итте укытучыга бер малай, - ә шушы җиде могҗизаның калганнары нинди? Алар турында да сөйли алмассызмы безгә?

- Бик кызыксынсагыз, бу хакта мин сезгә киләсе дәрестә тәфсилләп сөйләрмен. Ә хәзер - дәреснең ахыргы ун минутында - бер кечкенә генә бирем: һәрберегез, иптәшләрегез белән киңәшләшмичә, сөйләшмичә генә, үзегез өчен бу дөньядагы иң гаҗәп, могҗиза дип атарлык җиде галәмәтне дәфтәрләрегезгә язып куегыз. Бирем аңлашылдымы? Алайса, яза башлыйбыз!

Укучылар бермәл уйга чумды.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев