Газета укучыбыздан күчтәнәч
Картлык мизгелләре Ике дус бабай дәваханәдә очраша. -Нихәл? Нишләп йөрисең монда? Бер дә авыртканың ишетелми иде, чирләп киттеңме әллә? - дип сорый берсе. -Юкла! Менә табибтан чакыру кәгазе килгән иде, инвентаризациягә(ягъни диспансеризациягә) килдем, - дип җавап бирә икенчесе, башына төртеп күрсәтеп. *** Әби, абзар ишегенә сөялеп, картының бозау белән сөйләшә-сөйләшә...
Картлык мизгелләре
Ике дус бабай дәваханәдә очраша.
-Нихәл? Нишләп йөрисең монда? Бер дә авыртканың ишетелми иде, чирләп киттеңме әллә? - дип сорый берсе.
-Юкла! Менә табибтан чакыру кәгазе килгән иде, инвентаризациягә(ягъни диспансеризациягә) килдем, - дип җавап бирә икенчесе, башына төртеп күрсәтеп.
***
Әби, абзар ишегенә сөялеп, картының бозау белән сөйләшә-сөйләшә мал астын чистартканын тыңлап тора.
-Шарик, салкыннар җитте бит, кышларга керәбез бугай ...
- И-и, балаларга, тавыкларга гына алай дип әйтүе җитмәгән, инде бозауга да Шарик дип эндәшә башлаган бит бу, - дип кеткелди-кеткелди китеп бара әби.
***
Җәйнең матур бер көнендә бабай эскәмиядә ял итеп утыра. Аягына чүәген кигән әби, зарлана-зарлана бабай янына килеп:
-Син нишләп гел минем галошны киеп китәсең? - дип, картын әрләргә керешә. Бабай аңа каршы:
-Ә кулыңда нәрсә соң ул? - ди.
Әби исә галошларны күреп, "и-и бу башлар" дия-дия зарланып күздән югала.
Марат Хисмәтов, Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев