Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Өчпочмакларга кадәр пешереп ашаткан кызларны сагынам»

Беркөнне редакциябезгә таякка таянган бер абзый килеп керде. «Минем белән булган хәлләрне сөйләп кенә аңлата алмыйм. Өч кенә класс белемле мин, лучше укыгыз», - дип, кулындагы хатын сузды ул. Исемен дә әйтергә те­лә­мәде укучыбыз. «78 яшь­лек бабай дип кенә белегез мине, мин Алла баласы, почти Пәйгамбәр. Хәтта Пәйгамбәрнең сурәте дә...

Беркөнне редакциябезгә таякка таянган бер абзый килеп керде. «Минем белән булган хәлләрне сөйләп кенә аңлата алмыйм. Өч кенә класс белемле мин, лучше укыгыз», - дип, кулындагы хатын сузды ул.

Исемен дә әйтергә те­лә­мәде укучыбыз. «78 яшь­лек бабай дип кенә белегез мине, мин Алла баласы, почти Пәйгамбәр. Хәтта Пәйгамбәрнең сурәте дә бар әле миндә, тик аны берәүгә дә күрсәтергә ярамый», - диде бабай. Ни хикмәт, көз, яз көне редакциягә шундый серле кунаклар аеруча еш килә башлый. Хәтере яхшы икән үзенең. Балачак елларын сөйләп китте.

- Ике яшьтән ятим калдым. Үзем Апас ­ягыныкы. Мине апай һәм Ходай үстерде. Апамның бер кулын яшен сукты. Шуңа да кечкенәдән авыр эшләр минем өстә иде. Сигез ел авылда тракторчы булып эшләдем. Икешәр тәүлек ялсыз эшләгән чакларым да булды. Берсендә руль артында йоклап ук киткәнмен, чак текә ярдан мәтәлми калдым, тәгәрмәч сикертмәгә эләгеп, уянып киттем. Дуңгыз, сыер көтүләре дә көттем. Минем кешеләрне дәвалау сәләтем дә бар. Энергетикам, догаларым белән савыктырам. Үземне дә терелткәнем бар. Йөрәгем авырта иде, чүкеч белән нык кына суккалаганнан соң, авырту бетте. Бары тик дөрес урынга сугарга кирәк, - дип тә гаҗәп­ләндерде.

Бер аягын юл һәлакәтендә өздергәч, Казанга инвалидлар оешмасына килә. Оешманың тулы исемен хәтерли алмаса да, анда артистлар өчен читекләр, итекләр теккәнен, бер пар унты өчен 5 тәңкә акча алып эшләгәне исендә аның. Булачак хатыны белән дә шунда танышкан. Тормыш иптәше ишетмәгән, сөйләшә алмаган. «Бер-беребезне ирен хәрәкәтләреннән аңлый идек, бик чибәр иде хатыным. 40 елдан артык тату яшәдек. Бер кыз үстердек, тормыш иптәшем инде гүр иясе, ялгызлык бик авыр икән», - ди әңгәмәдәшем.

«Бергә утырып чәй дә эчеп булмады»
Җәй буе бабай укроп сата. Бакчасы бардыр дисәм, Колхоз базарыннан бер бәйләмен 10 сумнан сатып алып, Татарстан урамына алып барып 15 сумга сата икән. «Вакыт уздырырга да әйбәт шөгыль, акмаса да, акчасы тама, җыелган акчаны оныгыма бирәм», - ди ул.
36 яшьлек Ирина Филиманова белән дә шул урамдагы кечкенә базарда танышкан.

- Ирина Мәскәүдән килгән хатын иде. Анда акушер булып эшләдем, диде. Өч баласы, ире бар. Дөрес, алар белән яшәми, әтисе Казанда фатир алып биргәч, монда күченгән. Группадагы инвалид, пенсия акчасына гына яши. Еш кына акчасы ашарына да җитми. Мин аның бердәнбер таянычы булдым, яшь аермасы шактый булса да, ул миңа зур иптәш иде. Мин аңа нык ярдәм иттем. Фатирына су өчен исәпләү җайланмасы куйдырттым, ашарына ала идем, бәрәңгесен, кишерен, суганын гел биреп тордым, аягына туфли, өстенә пәлтә алып кидердем. Кызганыч, Иринаның гомере кыска булды, - ди бабай.

Редакциягә дә шул хатын турында сөйләргә, күңелен бушатырга килүе икән укучыбыз­ның.
- Кайгыртучы кешем бар иде, уты, суы өчен түләп бардым. Кызганыч, бергә утырып чәй дә эчеп булмады. Берничә ай гына аралашып калдык, ансыз менә бик авыр, сезгә бу хәлләрне сөйләгәч, җиңел булып китте...

Бабайны озата чыкканда, «фатирга керергә теләгән студент кызларны белмисеңме, килсеннәр иде миңа, кызларны гына кертәм, егетләр, гаиләле кешеләр кирәкми. Элек берничә ай торып алды миндә кызлар, берсе өчпочмакларга кадәр пешереп ашата иде хәтта. Сагынам аларны, ялгызлык бик авыр», - дип саубуллашты ул минем белән.

- Сагышлардан араларга, яраларны дәваларга бер сүз җитә, диләрме әле, күрәсең, бабайның да редакциябезгә шул җылы сүзне эзләп килүе булгандыр.

 

 


Эльвира Мозаффар

http://shahrikazan.com/tt/2015-01-22-07-49-54/2015-01-22-08-02-50/item/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев