Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхил бул, яратканыбыз, тыныч йокла!

Диләрә апа белән Габделхәй абый бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур пар булдылар. Бу искиткеч матур гаиләдә булып, эчкерсез тыйнак апа һәм абый белән сөйләшеп утыру үзе бер бәйрәм иде. Аларның үзара җылы мөнәсәбәтләре, ягымлы күз карашлары бер-берсен ничек хөрмәт...

Диләрә апа белән Габделхәй абый бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур пар булдылар. Бу искиткеч матур гаиләдә булып, эчкерсез тыйнак апа һәм абый белән сөйләшеп утыру үзе бер бәйрәм иде. Аларның үзара җылы мөнәсәбәтләре, ягымлы күз карашлары бер-берсен ничек хөрмәт итүләрен берсүзсез аңлатып тора иде. Гомер узып, олыгая барган саен, аларның мәхәббәтләре кимемәде, киресенчә, тагын да артты гына.

Башкаларны көнләштерерлек гаилә төзеп, күпләргә үрнәк, безгә терәк булып яшәделәр алар. Тәрбияле, тәртипле балалар үстереп, олы юлга чыгардылар. Аларның гаиләсе серле сандык булды. Ул сандыкны ачып, андагы хәзинәне күрсәтергә телибез икән - әйтеп бетергесез зур хезмәт һәм тәрбия ятканына ышанырбыз.

Абый озак еллар искиткеч зур төгәллек, сабырлык, тирән белем сорый торган хезмәт юлы үтте. Игенче хуҗалыгын җитәкләде. Авыр һәм җаваплы эшен бик яратып, җиренә җиткереп, белеп эшләде. Нечкә күңелле, йомшак табигатьле кеше генә эшен шулай башкара ала торгандыр. Башкача булырга мөмкин дә түгел. Ул җир кешесе булды, җирне яратты, җирнең серләрен белде. Җирне ярату аңа бик күп уңышлар китерде дә инде. Әмма бу уңышларга ирешү өчен, арып-талып кайткан чакларда җылы итеп каршы алучы, аны тәрбияләүче, эшкә һәм яшәргә дәртләндерүче апа булды.

Кеше язмышлары бер-берсенә охшамаган. Һәркемнең үз юлы, үз сукмагы бар. Тик барыбыз да җир йөзенә үз бәхетебезне табарга килгәнбез. Тормышта нинди генә авырлыклар күрергә туры килсә дә, юк-бар ыгы-зыгылардан өстен булып яшәргә кирәклекне онытмаска иде. Ә яшәү - дөньяны, тормышны ярату ул. Тормышны яратып яшәде абый.

Хезмәт итеп арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч ала, күңел җәрәхәтләрен дәвалый. Һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Абый белән апа гаиләсе - иң олы таянычлы, иң ышанычлы сыеныр урын булды. Абыйның җылы учагы бер дә сүнмәде.

Кадерле, олы йөрәкле, изге күңелле туганыбыз, кадерле абыем! Бу язмам синең рухына изге дога булып барсын. Караңгы гүрең - якты, тар каберең - киң, авыр туфрагың җиңел булсын!

Бәхил бул, яратканыбыз, тыныч йокла!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев