Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белгечләр кисәтә: ак май алсаң, карап ал!

Сөт продукцияләрен карап алыгыз! Ата-аналар, бала прививкасына каршы булмагыз! Мондый мөрәҗәгатьләр белән Роспотребнадзор хезмәткәрләре чыкты... Бүген Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе беренче яртыеллыкка йомгак ясады. Авырулар санының гадәттәгедән күпкә артмавы, кулланучылар хокукын яклау буенча эшчәнлекне киңәйтү - болар барысы да Республикадагы санитар-эпидемиологик күрсәткечләрнең тотрыклы булуы турында сөйли. Ялган сөт продуктларына каршы...

Сөт продукцияләрен карап алыгыз! Ата-аналар, бала прививкасына каршы булмагыз! Мондый мөрәҗәгатьләр белән Роспотребнадзор хезмәткәрләре чыкты...


Бүген Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе беренче яртыеллыкка йомгак ясады. Авырулар санының гадәттәгедән күпкә артмавы, кулланучылар хокукын яклау буенча эшчәнлекне киңәйтү - болар барысы да Республикадагы санитар-эпидемиологик күрсәткечләрнең тотрыклы булуы турында сөйли.

Ялган сөт продуктларына каршы көрәш дәвам итә

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе халык арасында популяр булган азык-төлекне даими күзәтүдә тота. Хәтта үзләрен лаеклы, дип таныткан кибетләрдә дә ялган сөт продуктлары сатылуы хәзер бер кешене дә гаҗәпләндермидер, мөгаен.

Быел бу юнәлештә Роспотребнадзор тарафыннан тикшерүләр 2,5 тапкырга арткан: 567 төр сөт продукциясен тикшереп караганнар. Нәтиҗәләр сөендерерлек: 2015 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, быел ялган сөт продукциясе ике тапкырга кимегән. Ел ахырына Татарстанның эре сату объектларына да Роспотребнадзор десанты килеп төшүе көтелә.

Хәер, тикшерүләр сөт продукциясен сатучыларга гына түгел, аны җитештерүчеләрне дә читләтеп үтми. Быел, мәсәлән, сөт эшкәртә торган 34 предприятие тикшерелгән. Ләкин алар арасында фальсификацияле товар җитештерүчеләр ачыкланмаган.

- Бу предприятиеләр бер үк вакытта ак май да, составында үсемлек мае булган спред та җитештерә. Кулланучыны ничек алдыйлар соң? Товар белән тәэмин итә торган оешма бу предприятиедән арзан гына бәядән спред сатып алып, үзенең сату ноктасында аны ак май, дип сата. Бу очракта җитештерүче түгел, ә сатучы гаепле. Шуңа күрә составында үсемлек майлары булган спредны, башка җирдән сатып алып, табигый продукция, дип сатучылар арта бара, - дип ассызыклый Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.


Бүгенгә Агросәнәгать паркы, "Эдельвейс", "Магнит", "Лента", "Дуслык" кибетләре сөт продукцияләре тикшерелгән. Ялган сөт продукциясе "Магнит" сәүдә челтәрендә ачыкланган. 2016 ел ахырына кадәр барлык 12 эре сәүдә челтәрләре дә тикшерү узачак.

Бума ютәлдән - ясатмыйлар, Зика бизгәгеннән - сорыйлар...

Татарстанда эчәк инфекциясе, бума ютәл, тимрәү авыруыннан интегүчеләр арткан. 2016 елда кайбер авырулар буенча кимү күзәтелсә дә, бума ютәл (коклюш) буенча бу саннар, киресенчә, 3,9 тапкырга артты. Моны ата-аналарның балаларга ясатачак прививкадан баш тартуы сәбәпче, дип саный Роспотребнадзор хезмәткәрләре.

- Ата-аналар арасында прививкалардан баш тарту модасы китте. Чит илләрдә прививканы ясарга-юкмы дигән рөхсәтне бөтенләй сорап тормыйлар. Ул халык куркынычсызлыгы өчен мәҗбүри процедура булып тора. Бездә исә бу мода дәвам итә. Моңа социаль челтәрләрдәге антипропаганда да тәэсир итә. Ә Зика бизгәге пәйда булгач, кайнар линия буенча иң еш бирелә торган сорау нинди дип уйлыйсыз? Ул вакытта халык "Зика бизгәгеннән прививка кая?" дип аптыратты. Үлемгә китерә торган йогышлы авыру пәйда булгач, бөтен кеше прививка кадатып, тыныч кына яшәргә тели. Ә башка авырулар буенча башта үк хәстәрен күрми, - ди Марина Патяшина.

Исегездә булса, Алтайда бер балада чума авыруы теркәлгән иде. Ләкин Татарстан сабыйларына мондый афәт янамый, дип тынычландыралар. Чөнки безнең республикада әлеге йогышлы авыруның чыганаклары юк. Бездә куркынычлардан саналган бары кан китү бизгәге (геморрагическая лихорадка), талпан инцефалиты, талпан боррелеозы, котыру авырулары булуы ихтимал.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев