Фото: Кукмара районында юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Фото: Кукмара районында юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән

Кукмара - Шәмәрдән юлының 20 чакрымында чит ил автомобиле юл читенә төшеп капланган

Район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән.

Кичә иртәнге 7.58 сәгатьтә Кукмара - Шәмәрдән юлының 20 чакрымында, Балыклы авылы янында, "Рено Логан" машинасы юл читенә төшеп капланган. Авариядә чит ил автомобиленең шоферы һәм пассажирлары зыян күргән. Хәзерге вакытта авариянең сәбәпләре ачыклана.


Нет комментариев