Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Штрафларын үзвакытында түләмәгән 468 кукмаралыга административ эш кузгатылган

Административ штрафларын үзвакытында түләмәгәннәргә закон таләпләре катгый. Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 20.25 маддәсе буенча билгеләнгән көндә штрафларын түләмәүчеләргә әлеге сумманы икеләтелгән күләмдә, ләкин мең сумнан да ким түгел итеп түләү яисә 15 тәүлеккә кадәр административ тоткарлану, 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Быелның алты аенда законның әлеге маддәсе...

Административ штрафларын үзвакытында түләмәгәннәргә закон таләпләре катгый.

Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 20.25 маддәсе буенча билгеләнгән көндә штрафларын түләмәүчеләргә әлеге сумманы икеләтелгән күләмдә, ләкин мең сумнан да ким түгел итеп түләү яисә 15 тәүлеккә кадәр административ тоткарлану, 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Быелның алты аенда законның әлеге маддәсе нигезендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан 468 административ эш кузгатылган, шуларның 177сенә суд органнары адинистратив тоткарлану карары чыгарган.

Кодексның 32.2 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә штрафны карар чыгарылганнан соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Штрафларны барлык банк бүлекчәләрендә, терминалларда, интернет челтәре аша usluqi.tatarstan.ru сайтында банк кредитлары ярдәмендә түләргә мөмкин.

Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев