Авария Магистральная урамында була.
Кукмараның Магистральная урамында ике җиңел машина бәрелешкән. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Авария 26 июньдә 22.15 сәгатьтә Кукмара шәһәренең Магистральная урамында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, Шевроле Нива автомобиле йөртүчесе, юл чатындагы светофорда яшел ут янгач, сулга борылганда, каршы яктан турыга хәрәкәт итүче Рено автомобиленә юл бирмәгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Шевроле Нива пассажиры зыян күргән.


Фото: район Дәүләт автоинспекциясе
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев